Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Керпе тешләсә, нишләргә?

news_top_970_100

Чаллыда яшәүче хатынны керпе тешләгән. Ул ял базасында кереп күреп алган һәм тотып балаларына күрсәтмәкче булган. Шул чакта аның бармагын керпе тешләп алган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Елена исемле хатын керпене тоткан, башта җанвар тыныч булган, әмма кисәк Еленаның бармагын тешләгән.

«Мин аларның тешли икәнен дә белми идем. Бармагым шеште, бик авыртты, иртән травмпункта мөрәҗәгать иттем. Аннары үз поликлиникабызга бардым. Хәзер котыру чиреннән алтынчы уколны ясатам», – ди бу хатын.

2 нче поликлиникада бүлек җитәкчесе Ольга Иванова кыргый керпене кулга алмаска киңәш итә. «Керпе тешләве генә түгел, аның энәләре кадау да куркыныч инфекция китереп чыгаруы ихтимал. Бу – лишай, гөмбәле инфекция, сальмонеллез. Кеше матур хайванны карарга иелгәндә битен, яки кулын тешләү – икесе дә бер үк дәрәҗәдә куркыныч. Котыру авыру ияртергә мөмкин. Инкубация чоры 10 көннән 3 айга кадәр. Аннары вирус үзәк нерв системасына зыян китерә һәм кеше үлә», – ди табиб.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100