Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Керләрне салкын суда юаргамы, әллә кайнардамы?

Тукыма җепселләре кайнар суда туза, киемнәр ертыла, свитерлар зурая яки кечерәя, гомумән, кием-салым бозыла.

news_top_970_100
Керләрне салкын суда юаргамы, әллә кайнардамы?
https://pixabay.com

Элек әбиләр керләрне кайнар су белән юарга кушкан. Чөнки салкын суда кием-салымның пычрагы чистармый, кер порошогы да салкын суда эреп бетми. Тик хәзер заманча кер юу машиналар барлыкка килү белән кагыйдәләр дә үзгәрде. Автомат машинада салкын су белән юуның үз өстенлекләре бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Кер юу бәясенең 90 проценты электр энергиясенә чыгымнан тора икән. Суны кайнату өчен машина бик күп энергия сарыф итә. 

Керләрне салкын сулы режимда юыгыз. Заманча кер юу чаралары салкын суда да чистарта. Порошок яхшы булса, салкын суда да, кайнар суда да кием-салым бер төрле юыла.

Салкын су белән юганда да порошокны артык салмагыз. Артык порошокның кирәге юк, нәтиҗәсе шул ук булачак.

Кайсы очракта кайнар су кулланасын белеп торырга кирәк. Әгәр керләрне дезинфекцияләргә кирәк булса, кайнар сулы режимны сайлагыз. Сөлгеләрне дә кайнар суда юарга кирәк. Гомумән, микроблар һәм бактерияләр күп җыела торган әйберләрне кайнар су белән юарга киңәш ителә.

Салкын су куллануның тагын өч сәбәбе бар:

  • кайнар әйберләрне боза, тукыма сыйфатсызлана, утыра, әйберләрнең үлчәме үзгәрә, җөйләр ертыла,
  • салкын суда юган әйберләрнең төсе озаграк саклана, чөнки кайнар су ачык һәм сусыл төсләрне боза,
  • салкын суда юганда, кием-салымда ак таплар калмый, кайнар суда юганда еш кына кара күлмәктә ак эзләр барлыкка килергә мөмкин.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100