Һәр хуҗабикә атнасына берничә тапкыр кер юу белән мәшгульдер, мөгаен. Кайчакта гап-гади генә кагыйдәләрне дә искә төшереп алу хәерле. Шуларның ундүртен тәкъдим итәбез.
- Керләрне юганчы, этикеткасын яхшылап укыгыз. Су температурасы, үтүкләү турында мәгълүматны карап алыгыз.
- Яңа комплектларны кулланганчы, бер тапкыр юып алыгыз.
- Әйберләрне эчке ягын әйләндереп юарга кирәк. Машинага салганчы, кискәр ягын әйләндерергә онытмагыз. Бөтен молнияләрне ябыгыз, тукыма ертылмасын.
- Керләрне төсләре буенча аерыгыз. Ак төсле әйберләрне төсле кием белән салырга ярамый. Җиңел һәм авыр тукымаларны аерым юалар. Юкса йомшак тукымада төерчекләр барлыкка килә.
- Бала киемнәрен аерып юыгыз. Алар өчен махсус порошок алыгыз.
- Агарткыч чаралар тукыманы боза, күп кулланмагыз.
- Киҗ
е-мамык тукыманы югары температурада юалар. 60–95 градус иң яхшысы булыр. Сыгу өчен максималь режимны файдаланыгыз. - Сатин урын-җир җәймәләрен агарткыч салып юарга ярамый. 40–60 градуслы режим сайлагыз. 600 әйләнештә генә сыгарга кирәк.
- Бамбук тукыманы агарткычсыз, деликат режимда гына юалар. 30 градустан артмасын, иң аз әйләнеш режимында гына сыгыгыз.
- Ефәк тукыманы кул белән генә юалар.
- Пополин тукыма йомарланмый. Аны киҗ
е-мамык тукыма кебек юалар. 600 әйләнештә генә сыгалар. - Жаккард тукыма 40 градустан артык температураны күтәрми. Төсләре уңарга мөмкин.
- Вискоза тукыманы 20–40 градуслы режимда юалар. Сыгарга ярамый.
- Синтетика тукыманы 30–40 градуслы режимда юалар. Кайнар суда юусаң, төерчекләр барлыкка килә.