Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Керфек үстергәндә яшь кызның күзләре пешкән

news_top_970_100
Керфек үстергәндә яшь кызның күзләре пешкән
https://pixabay.com/

Новосибирск шәһәрендә 21 яшьлек Анастасия керфекләрен үстерергә барган. Процедура вакытында ул клейга пешкән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Мин керфекләрне сирәк үстерәм. Бу юлы салоннан миңа үзләре шалтыраттылар, аларга барганым юк иде. Ташламалы бәядән керфек үстерү тәкъдим иттеләр. Нибары 1750 сумга. Мин килдем, бар да нормада иде. Акчаны да түләдем», – ди Анастасия.

Керфекләрен үстергән вакытта кыз бераз йокымсырап киткән, аннары күзләре кычыта, күз яшьләре колакларына керә башлагач уянган.

«Мастер миңа мамык диск бирде, күз яшьләрен сөртергә әйтте. Мин, дөресме икәнен белмим, кушканны эшләдем. Аннары, эш беткәч, ошыймы-юкмы икәнен дә аңламадым. Кыска булып тоелуын әйттем», – ди Анастасия.

Өч сәгать узгач, аның күзләре кыза башлый, кызарып чыга. Ул күз кабакларын күтәрә алмый. Аннары күз табибына бара. Табиб сүзләренчә, клей парлары эләгү аркасында, күзнең лайлалы тышчасы пешкән.

Салонда аңа керфекләрен төзәтергә тәкъдим итәләр. Кыз акчаны кайтаруны сорый, тик аны да тулысынча бирмиләр.

Хәзер Анастасия Роспотребнадзорга мөрәҗәгать итәргә җыена, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100