Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Керәшеннәр пешерә торган тәбә рецепты

news_top_970_100
Керәшеннәр пешерә торган тәбә рецепты

Балтач районының Югары Субаш хуҗабикәсе Лилия Васильевадан «Хезмәт» сайтында «керәшен тәбәсе» рецепты тәкъдим ителгән.

Уртача зурлыктагы таба өчен 300 грамм сөт, 5-6 йомырка, 25 грамм чи чүпрә, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 бал кашыгы тоз, 4 аш кашыгы сыек май, 500 грамм он, 250 грамм сыер мае, 1 кап көпшәкләндергеч (разрыхлитель) алына.

Сөтне аз гына җылытып, чүпрә, шикәр комы салабыз. Йомыркаларны әйбәтләп туглап, тоз, сыек май, онны сөткә салып, куе сөт өсте (каймак) хәленә килгәнче камыр ясыйбыз. Бер сәгатькә кабартырга куябыз. Кабарган камырга көпшәкләндергеч өстәп, җайлап кына болгатабыз һәм тагын җылытылган табага салып кабартабыз. 15 минут тирәсе.

180-200 градуска кадәр кызган мичтә пешерәбез. Кызарып, кабарып пешкән тәбәбезне шакмаклап кисеп, өстенә эретелгән сыер мае сибәбез. Май күп кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100