Керәшеннәр газетасы редакторы Юлия Губина: «Микулай» фильмы бик авыр хисләр калдырды»
«Туганайлар» газетасының баш мөхәррире Юлия Губина «Интертат» сайтының «ВКонтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасының чираттагы кунагы булды. Аның белән туры эфирда узган әңгәмәнең кайбер өлешен сезгә дә тәкъдим итәбез.
«Туганайлар» газетасы 2002 елда Чаллы шәһәрендә басыла башлаган. 2014 елда әлеге басма Казанда чыга башлый. Cезнең газетаны «Россия керәшеннәрен җыю үзәге» дип әйтеп буламы?
20 ел газетабыз басылып килә. Шушы вакыт эчендә без бөтен Россия керәшеннәре белән элемтәдә торабыз. Башкортстаннан Бакалы керәшеннәре, Самара, Красноярск керәшеннәре һ.б. өлкәләр белән һәрдаим элемтәдә.
Газетаны кайсы төбәкләрдә алдыралар?
Газетаны, кызганыч, Татарстанда гына алдырып була. Чит төбәкләргә язылу кыйбатрак булды. Кайбер төбәкләр безнең газетаны альтернатив юл белән алдыра. Без аларга почта аша конверт белән газеталар җибәрәбез. Мәсәлән, Красноярскида безнең газетаны бер өйгә алдыралар. Татар теле укытучысы язылган. Ул авылдагы керәшеннәр: «Туганайлар» газетасын бөтен авыл белән укып чыгабыз», – дип әйтәләр. Алар үзләре – тумышы белән Мамадыш районыннан. Телне, гореф-гадәтләрне саклап калырга тырышалар. Укытучы үзе, укучыларына да газетаны укытып, керәшеннәрнең тормышы, гореф-гадәтләре, дин белән таныштырып баруын әйтте.
Татарстанда 190 керәшен авылы бар
Керәшеннәрнең гореф-гадәтләре, йолалары турында сөйләшә башлагач, әйтегез әле, бүгенге көндә гореф-гадәтләр ничек саклана? Аларны яшь буын беләме?
Керәшеннәр гореф-гадәтләрне сакларга тырыша. Күпләр керәшеннәрнең гореф-гадәтләре яхшы сакланган булуын әйтәләр. Бу инде – без яшь буын белән эшне яхшы алып барабыз дигән сүз. Керәшеннәрдә бәйрәмнәр ел әйләнәсе уза. Дини бәйрәмнәрне мәҗүсилек белән дә бәйләп уздырабыз. Республика күләмендә дә бик күп фольклор фестивальләре бар. Шушы бәйрәмнәр алдыннан без «Туганайлар» газетасында йола, гадәтләрне дин ягыннан да, этник яктан да аңлатабыз. Хәзер заман үзгәрә бара, мәсәлән, элеккеге җырлар заманча эшкәртүләр белән дә тәкъдим ителә.
Йолаларны өйрәнү гаиләдән килә, әлбәттә. Бездә ата-аналар балаларына милли тәрбия бирергә тырыша. Балалар өчен «Айбагыр» этнолагере эшли. Анда балалар керәшен мәдәнияте, җыр-моңы белән тирәннәнрәк таныша. Яшь буынга әби-бабайлар йолалары кызыклы итеп аңлатыла. «Айбагыр» – балалар өчен булса, студентлар өчен «Бәрәкәт» яшьләр үзәге бар.
Мәсәлән, Тройсын бәйрәме – аны «Каен агачы бәйрәме» дип тә атыйлар әле. Әлеге йоланың асылы – урманга менеп, каен агачы ботакларын кисеп, аны авылга алып кайтып, һәрбер капка төбенә туктап, хуҗаларга матур теләкләр җиткерү. Аннары, бөтен кеше җыелып, әлеге агачны суга агызып җибәрәләр. Бу – ясалма бәйрәм түгел, бер-береңә матур теләкләр әйтү һәм яхшылык теләү дип аңларга кирәк бу бәйрәмне.
Татарстанда керәшен авыллары күп бит. Авыллар белән элемтә ныкмы?
Керәшен авыллары тарихларын өйрәнүче Дамир Василов әйтүенчә, Татарстанда 190 керәшен авылы бар. Аларның шактые югала бара, кайбер авылларда кешеләр яшәми, кайберләре бөтенләй юкка чыккан. Без авыллар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Былтыр авылларга багышланган «Авылларның үткәне һәм бүгенгесе» дигән махсус прооектыбыз да бар иде. Әлеге проект өчен без Россия күләмендә грант та откан идек. Керәшен авылларына командировкаларга барып, әлеге авылларга гына хас җыр-биюләрне җыеп, видеоларга төшереп кайткан идек. Алар турында газета аша башкаларга да сөйләдек.
Кайбер видеоларыбыз миллионлаган карау җыя
Тираж җыю авыр бит бүгенге көндә, сер түгел. Башка газеталар да бу турыда еш әйтә. Сезнең тираж күпме? Һәм аны ничек җыясыз?
Тираж җыю бик авыр. Безнең газетаның үз укучысы бар. Моңа кадәр «Керәшен сүзе» дигән газета чыккан. Алар башта шул газетаны укыган, хәзер «Туганайлар»ны укыйлар. Ләкин төп проблема – почтальоннар булмау һәм газетаны вакытында ала алмау. Кайвакыт кайбер районнар газетаны икешәр атнага соңга калып ала. Безгә борчылып шалтыраталар. Безнең өлкән буын соцчелтәрләр түгел, ә газета укырга күнеккән. Өлкән буын өчен газета – ул күңел юаткычы. Ә кайбер авылларда почта бүлекчәләре күптән ябылган булса да, алар газетаны алдыра. «Бездә почта да юк, газетаның ничек килеп җитәсен дә белмибез. Әмма, без – керәшен кешесе, үз газетабызыны сакларга тиешбез», – дип язылучылар да бар. Без укучыларыбызга бик рәхмәтле. Безнең тираж – якынча 1100-1200. Без үз укучыларыбызны таныйбыз, дисәк тә була. Ватсапта да керәшеннәр төркеме булдырдык. Анда 600ләп кеше бар. «Туганайлар» – Россия күләмендә керәшеннәрнең бердәнбер басмасы. «Сезне укыгач, без әле бар икән, дип уйлап куябыз», – диләр.
Интернет киңлекләрендә дә без актив. Без милли киемнәр киеп, видеолар да урнаштырабыз. Аларның кайберәүләре рекордлы караулар җыя. Миллионлаган карау да җыйган видеобыз бар.
Проектларыгыз турында да сөйләгез әле.
Без ел саен Россия күләмендә грантлар отабыз. Әлеге грантлар хисабына проектлар әзерлибез, командировкаларга йөрибез. Быел укытучылар турында «Остаз» проекты алып барабыз. Шулай ук «Керәшен бизәге» проекты гамәлгә куела. Монда керәшенлекне күрсәтә торган бизәкләр турында сөйлибез, чигү үрнәкләре дә, туку үрнәкләре дә, уен кораллары да һ.б.
Яз көне «Керәшенчә марафон» узды. Без анда 10-15 кеше генә кушылыр, дип уйлаган идек, 40лап катнашучы булды. Ул 21 көн буе барды, аннан катнашучыларны Татмедиа бинасына чакырдык.
Икенче ел рәттән Татмедиа бинасы янында МедиаПитрау уздырабыз. Гадәттә Питрау бәйрәме авылларда уза. Ә монда, Казан уртасында, үзебезнең журналистлар өчен, шәһәр кунаклары һәм туристлар өчен Питрау бәйрәме оештырдык. Бу бәйрәмне ел саен уздырырга ниятлибез.
Яшьләр киләме бүген сезнең редакциягә? Студентлар практика үтү өчен киләме? Газетагызның киләчәген ничек күзаллыйсыз?
Яшьләр килә. Быел гына безгә практика узарга студент кызыбыз килде, һәм ул бездә эшләргә калды. Бездә күбрәк – керәшен кызлары түгел, ә татар кызлары. Алар башка культураны, башка динне хөрмәт итеп эшли. Коллективыбызда төрле яшьтәге журналистлар бар, дус, тату эшлибез. Шуны искәртәсем килә, ни өчендер, керәшеннәр арасында журналистлар аз. Яшьләр акча ягына күбрәк игътибар итә, аларның хезмәт хакы күбрәк булган урында эшлисе килә. Журналистлар акчаны көрәп алмый бит инде алар. Хәзер без, үзебезгә киләчәк өчен укучы һәм киләчәктә безнең редакциядә эшләү өчен журналистлар булдыру максатыннан, «Айбагыр» лагерена да бара башладык. Отрядлар өчен мастер-класслар оештырабыз, газета чыгару эше белән таныштырабыз, газета да эшләп карыйбыз. Киләчәктә керәшен журналистлары да булыр, дип өметләнәм.
«Туганайлар ул – туганнар»
Газетагызның киләчәген ничек күзаллыйсыз?
Мин басма матбугат бетәр дип уйламыйм. «Туганайлар» газетасы киләчәктә дә үзенең укучыларына – керәшеннәргә кирәкле булган газета булыр. Туганайлар ул – туганнар дигән сүз. Керәшеннәр алар бер-берсенә туган. Газета аша туганнарның берләшүе дип кабул итәм.
«Бәрмәнчек» ансамбле, Яков Емельянов исемендәге керәшен мәдәни үзәге, «Туганайлар» газетасы – без барыбыз да кулга-кул тотынышып эшлибез. Безнең миссиябез бер – керәшеннәрнең мәдәни мирасын барлау, аларны саклау һәм киләчәк буынга тапшыру.
Микулай фильмын ничек кабул иттегез?
«Микулай» фильмы керәшеннәрдә бик авыр хисләр калдырды. Фильмны этно-триллер дип тәкъдим иттеләр, ләкин безнең редакциябез фикеренчә, бу фильм этно-триллер түгел, ә эротик-триллер булган. Фильмны төшергәндә, «этно» дип алынасың икән, бу – тулы бер халык алдында җаваплылык алу, дигән сүз. Аларның бөтен гореф-гадәтләрен, йолаларын, матди булмаган бөтен байлыкларын күрсәтүдә җаваплылык алу. Ә «Микулай»да керәшеннәрнең гореф-гадәтләре дөрес күрсәтелмәгән. «Этно» дип, пиар өчен генә аталган булса кирәк. Фильмның жанрын күрсәткәндә, «этно» сүзен гомумән кулланасы түгел иде. Чөнки «этно» белән «триллер» жанрлары алар бер-берсенә якын торырга тиеш түгелләр. Һәр халыкның сакраль кичерешләре бар. Триллер – ул «ужастик». Халык турында андый куркыныч маҗаралы фильм төшерү дөрес түгел.