Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Керәшен моңы»

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә яшь башкаручылар арасында 2008 елдан бирле үткәрелә торган «Туым Җоңдозы» керәшен җыры конкурс-фестивале узды. «Интертат» үткән гала-концерттан репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
«Керәшен моңы»

«Сәйдәш» мәдәният үзәге тышкы яктан әллә ни зур булып күренмәсә дә, тамашачылар залына кергәч, беренче берничә мизгелдә күп кеше үзен Камал театрының зур залында кебек хис итәргә мөмкин. Камал театрының тамашачылар залындагы кебек үк, монда да – тамашачыны ике яктан әйләндереп алган затлы агач, Камалда барган һәр спектакльнең беренче күренеше генә тәмамланганда тулысынча сүнеп бетүче лампалар прототиплары һәм балконнар.

Ләкин «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә, Камалдагы кебек кабатланган әйберләргә күбрәк күз салып утырган саен, бу охшашлык хисләре юкка чыга. Чөнки күзләр бер танылган фильмдагы кебек, сине урап алган һәр әйбергә үз эксперт бәясен бирә башлый. Ә аннан инде барысы аңлашыла башлый: агачы арзанрак, лампалары Камалныкына караганда 2 тапкырга тизрәк сүнә торган булып чыга.

Күзләр үзенең эксперт бәясен биргәч, «Сәйдәш» залының технологик яктан алга китешен бәяләү башланды. Монда инде күзләргә куллар да кушылды. Бу бәя гади кесә телефон ярдәмендә уза. Аның өчен телефонны алып wifi төймәсенә басу кирәк. Әгәр сиңа тәкъдим ителгәннәре арасында «бушлай wifi» табылмый икән, аңлашыла инде күңел төшә...

«Сәйдәш» wifi га бай, бер бина эчендә 5 төрле wifi бар! Алай гына да түгел, бу концертта әле чыгыш ясаячак «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбленең үз исеме белән аталган шәхси wifi да бар хәтта. Бөтен җирдә үз wifiлары белән йөри микән бу ансамбль? Кызык... «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә wifiлар күп булса да, барысы пароль белән бикләнгән. Шуңа «Ютуб»ны ачып, рәхәтләнеп: песиләр, инфочегәннәр акылга өйрәтеп утырган рилслар карап утырып булмады, күрәсең тәкъдиргә эшләргә дип язылган булгандыр бу көнне...

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендәге wifi

Афишада концерт сәгать 15:00 башланырга тиеш дип билгеләнгән. «Сәйдәш»кә «бәя» биреп утырып, 15:20 җиткәне сизелми дә калган. Мине генә түгел, залда җыелган күпләрне бу минутта борчый башлаган әйбер – ул концертның әле һаман башланмавы иде. Эчемнән, сабыр итик, дидем дә сәхнә экранына күз салдым һәм киләсе 10 минут узган елларда «Туым Җоңдозы» фестивалендә төшерелгән чыгышларны карап утырдым. Җыелган халык та карады, бервакыт кул чаба башладылар, ләкин ни өчен кул чапканнарын аңлый алмадым. Йә көтеп туйдык, башлагыз инде, дип чабалар, йә аларга экраннан барган концерт ошый...

Ниһаять 15:30да «Сәйдәш» лампалары сүнде. Концерт башланды. Мин көтмәгәнчә башланды! Ничек дисезме? Дикторның «Иисус Христос Аллабыз» дигән сүзләре белән башланды. Беренче тапкыр мондый оригиналь концерт прологы күрәм. Экранда исә бу вакытта реконструкция рәвешендә Иисус Христосның туган мәле күрсәтелде. Барган видеорәткә кушылып, бишек җырлары җырланды. Бу күренешләрнең барысы караңгыда барганлыктан, тәмләп йокыга китергә җыенганда гына, сәхнә артыннан беренче ансамбль чыкты да фольклор стиленә хас итеп сузып, кычкырып җырлап җибәрде. Йоклаганда кайвакыт һәр кешегә таныш булган «үзеңне каядыр кинәт төшеп киткән» кебек итеп хис караватта түгел, урындыкта утырганда кабатланды. Менә шулай уяндым!

Уянгач, чыгыш ясаучы колллективларның әзерлек бүлмәләренә китергә булдым. Нишлим инде тагын. Бүлмәләренә кердем, кемне сорауларым белән интектерим микән, дип басып торам. Тынлык... Ансамбль коллективларының җитәкчеләре миңа карый, мин – аларга. Мин аларга, алар миңа. Яратам инде бу мизгелне! Бүтән журналистлар ничектер, белмим, ләкин мин бу мизгелне «ау вакыты» дип атыйм. Чөнки кайбер кеше, миңа бир сорауларыңны, бөтенесенә җавап бирәм, дип карап тора, ә бүтәннәре, эченнән генә, минем янга гына килмәсен иде бу «журналюга», дип тора. Мин исә гел соңгыларына барам, чөнки алар белән кызыграк. Менә Кукмара районының Чура авылыннан килгән «Бөрлегәнем» фольклор ансамбле җитәкчеләре шундыйлардан булды бугай:

«Ай, диктофонын яндырдымы инде бу малай?.. Ай, нәрсә әйтим инде хәзер? 1992 елда ансамблебез оешты, мәктәпкә керүче балалар йөри».

Шуның белән бетте дә, менә шундый кыска флеш-интервью булды, миңа ошады! Иң мөһиме – эмоцияләр, юмор бар, бюрократия түгел! Кукмарадан соң Кайбычлар янына киттем. Нигә? Чөнки алар ансамбленең һәрбер катнашучысы төрле хайван киемнәрендә коридор буйлап йөгереп йөри. Ә мин бит инде, әйткәнемчә, «ауда». «Аюны» туктаттым да, җитәкчеңне күрсәт, дим. Күрсәтте, «аюны» җибәрдем... Җитәкчесе белән сөйләштек.

Кайбыч районы, Хуҗахәсән авылы «Инешкәй» балалар фольклор ансамбле җитәкчесе Бортязова Светлана Альберт кызы:

«2016 елдан бирле бу фестивальдә даими рәвештә катнашып киләбез, моңарчы гел беренче урыннарга лаек булдык, ләкин гран-при әле алган юк. Шул гран-при алганчы туктамабыз инде. Ансамбльга башлангыч сыйныфтан башлап 11 класска кадәр йөриләр.

Хуҗахәсән авылында яшәгән әби-бабайларыбыздан фольклор материаллары җыеп, яздырып, шуларны өйрәнәбез. Бу өлкәдә зур эшләр алып барабыз: йолаларны, гореф-гадәтләрне, истәлекләрне җыябыз. Бүгенге чыгышыбыз исә «Нардуган» бәйрәменә багышланган.

Бу бәйрәм безнең авылда әле һаман яшәп килә, балалар урамга чыгып, хайван киемнәрендә, җырлап, һәр өйгә кереп, яхшы теләкләр теләп йөриләр. Әгәр аларны өйгә кертәсең, хәлеңнән килгәнчә сыйлыйсың икән, киләсе елың да уңышлы булачак, ә кертмәсәң – эшләрең уңмый. Ничә тапкыр бу сүзләргә инандым, ул чыннан да шулай. Без исә, бу бәйрәмне күбрәк кеше белсен өчен, аңа багышлап номер ясадык», – дип сөйләде.

«Инешкәй» балалар фольклор ансамбле, Кайбыч районы

Бу кичәдә танылган «Зәкәрия» фолк-төркеме дә, Татарстанның атказанган артисты Александр Игнатьев та чыгыш ясады. Ләкин аларны тотып сөйләшеп булмады, җырладылар да шунда ук юкка да чыктылар. Гафу итәрсез инде!

Тамашачылар залына яңадан кереп утырдым. Киләсе 2 сәгатьтә керәшен җырлары тыңладым, каһвә эчтем, урындыктан урындыкка күчеп йөрдем, кайбер апайларны туйдырдым бугай, кырын карый башладылар. Ә мин нәрсә, мин – журналист! Журналист шундый булырга тиеш, дип әйтә баш редактор!

Концертның кульминация вакыты да җитте. Гала-концертта катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлау өчен, сәхнәгә бер-бер артлы дәрәҗәле кунаклар менде. Күбесе тәбрикләү сүзләре әйтмәде, бары тик сәхнәгә бүләкләр тапшыру өчен генә күтәрелде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Республика керәшен иҗтимагый идарә җитәкчесе Иван Михаил улы Егоров исә катнашучыларга, җыелган әти-әниләргә, тамашачыларга җылы сүзләр дә әйтте:

«Туым Җоңдозы» фестивале быел инде 13нче тапкыр уздырыла. Бу – безнең көтеп алган ел вакыйгасы. Әлеге фестиваль туган җиргә, туган телгә, җырларыбызга карата ярату тәрбияли, сәләтле балаларыбызга сәхнәгә юл ача. Халыкның тарихын өйрәнү, аның гореф-гадәтләрен белеп, аларны үтәү ул – патриотлык. Балаларга шуны өйрәтү ул – зур хезмәт.

Шуңа күрә укытучыларыбызга, сәхнә җитәкчеләренә, ата-аналарга зур рәхмәт әйтәсе килә. Ә инде бүген чыгыш ясаган һәрбер бала – ул безнең киләчәгебез. Һәрберсенә иҗат уңышлары һәм якты киләчәк телим!»

Концерт тәмамлангач, жюри әгъзалары янына бардым. Анда концерт башында бер-бер артлы санаган жюри әгъзаларыннан мине бары тик этномузыковед, композитр, фольклорист, «Туым Җоңдозы» фестиваленең жюри әгъзасы Геннадий Михаил улы Макаров кына көтә алган, аны яраталар, бөтен кеше кул бирә, кочаклый! Аның белән дә фестиваль турында сөйләштек:

«Бу фестиваль баштан ук этник традицияләргә игътибар җәлеп итү чарасы буларак уйланылды. Этник традицияне һәр кеше төрлечә кабул итә. Кемдер аны «фольклор» ди, кемдер «үз кулың белән нәрсәдер иҗат итү» ди. Бу фестивальдә исә безнең күбрәк этник сәнгатькә, төгәлрәк – аның беренчел вариантына кызыксыну уяту теләге зур булды.

Әлбәттә, бәлки, бу максатка бүген 100% ирешү мөмкин дә түгелдер, ләкин моңа омтылыш сизелә. Популяр булган халык җырларына түгел, ә киресенчә сәхнәдә әле яңграмаган, катнашучылар кайчандыр үз әби-бабаларыннан ишеткән җырларга кызыксыну омтылышы зур.

Шул ук сүзләрне милли киемгә карата да әйтеп була. Чөнки бүген барлык этник костюмнар ниндидер бер классик вариантка бәйләнеп кала, гәрчә һәр районның үз варианты булса да. Бу фестиваль башлангач, һәр коллектив җитәкчесе сандыкларыннан электән калган костюмнарын чыгарып, аларны үз ансамбльләренә кидертте».

Өйгә кайтырга юл тоткач, концерт дәвамында тыңлаган керәшен җырлары күңелдә бер сорау уятты. Бу сорауның тууы да юкка түгелдер. Чөнки 4 сәгать дәвамында бер яктан – таныш телдә җырланган, шул ук вакытта моңарчы бервакытта да тирәнәеп, бирелеп тыңламаган җырлар уйга сала ала икән. Татарларда менә «моң» дигән сүз бар. Ул сүзгә соңгы арада күп бәйләнәләр инде, ләкин хәзер сүз ул турыда түгел. Менә чыннан да моң… Әйе, ул үзенчәлекле, ул – «керәшен моңы»... Татардагы кебек тәрҗемәсез, билгеләмәсез, аңлатмасыз! Керәшен моңы!..

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100