Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кыярны керән яфрагына төреп тозлау рецепты

news_top_970_100
Кыярны керән яфрагына төреп тозлау рецепты
Фото: Гөлүзә Василова

«Бакчачы Лилия» сәхифәсен алып баручы блогер кыярны керән яфрагына төреп тозлау рецепты белән уртаклаша.

Кыярны яхшылап юарга, ике башын да кисәргә һәм керән яфрагына төрергә. Банка төбенә сарымсак һәм укроп зонтигы салырга һәм кыярларны тыгызлап тутырырга.

Тозлык ясау өчен бер литр суга 50 грамм тоз, 25 грамм шикәр салып кайнатырга, кайнар килеш кыяр өстенә коярга. Банканы капрон капкач белән ябарга. Банкалар суынгач та базга яки суыткычка куярга.

«Аш серкәсе салырга кирәкми. Кисмәктә тозланган кыяр кебек була. Ул бераз агарып китә, әмма зыян юк. Язга кадәр яхшы саклана», – дип сөйли Лилия ханым.

Яшелчә һәм гөмбә тозлаганда составында йод булган тоз салмаска, чөнки ул йомшарта, дип белдерә блогер.

Видео Лилия Мортазинаның Телеграм-каналыннан алынды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100