news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Керән белән тозлы кәбестә рецепты

news_top
Керән белән тозлы кәбестә рецепты
Фото: © «Татар-информ»

Чаллыда яшәүче Клара Сафина күптәннән тикшереп каралган рецепт буенча кәбестә тозлый – ул керән тамыры куллана. Ул ризыкка үзенә генә хас тәм бирә. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Кирәкле ингредиентлар:

  • Кәбестә – 2,5-3 кг
  • Кишер – 400 г
  • Керән тамыры – 100 г
  • Тоз – 3 аш кашыгы
  • Гранат орлыклары яки тмин – берәр аш кашыгы (тәмгә карап)

Әзерләү тәртибе:

Кәбестәне дүрткә бүлеп, күчәнен алып ташларга. Аннары пычак белән вак итеп турарга яки махсус угычтан чыгарырга. Зур кәстрүлгә салып куярга.

Кишерне чистартып, эре угычтан чыгарып, кәбестәгә өстәргә.

Өстенә тоз сибеп, кул белән яхшылап изәргә – кәбестәдән сок чыксын өчен көч белән басарга кирәк.

Аннары гранат орлыклары яки тмин өстәп болгатырга. Берничә урынга чистартылган керән тамыры таякчыкларын тыгып куярга.

Өстенә зур тәлинкә каплап, өстеннән авыр әйбер бастырырга.

Ачыту (брожение):

Берничә көннән соң кәбестә өстендә күбек барлыкка киләчәк. Ул вакытта бастыргычны алып, агач таякчык белән кәбестәне берничә урында тирән итеп тишәргә – газлар чыксын өчен. Аннары яңадан бастырып куеп, салкын урынга урнаштырырга.

Кәбестә тулысынча әчегәннән соң, аны банкаларга тутырып, пластик капкачлар белән ябарга. Салкын урында сакларга.

Әзер кәбестәне ваклап туралган суган белән кушып, өстенә үсемлек мае сибеп, табынга бирергә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар