Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кер юганда өстенә кап-кайнар су койган». Әнисе үзе дәвалап маташкан бала үлгән

news_top_970_100
«Кер юганда өстенә кап-кайнар су койган». Әнисе үзе дәвалап маташкан бала үлгән
Фото: © "Татар-информ"

Төмән өлкәсенең Ялутор районында әни кеше нәни улының өстенә кайнар су түгә, аннары сабыйны үзе дәвалап маташа. Бала үлә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Бу хатынның 2 баласы бар, ул өченчесе сабыена йөкле була. Суд аны 1 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгара.

«Суд ачыклаганча, 2024 елның 4 маенда иртә белән бу хатын үз фатирында була. Ул кер юарга җыена. Кер машинасына кап-кайнар су салган чакта, 2 яшьлек улы арттан йөгереп килә, әни кеше сискәнә һәм сабыйның өстенә кайнар су коя. Бала тәненең 25 проценты 2-3 дәрәҗәдә пешә. Аның сәламәтлегенә авыр зыян килә», – дигәннәр судта.

Әни кеше «ашыгыч ярдәм»не 2 көн узгач кына чакыра. Ул баланы өйдә үзе дәвалап маташа. Майлар, авыртуны баса торган дарулар баланың хәлен начарландыра гына. Сабый 6 майда хастаханәдә үлә.

Хөкем ителүче хатын гаебен тулысынча таный, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100