news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кер юганда ни өчен тоз салалар?

Тоз салсаң, тукыманың төсе уңмый.

news_top
Кер юганда ни өчен тоз салалар?
https://pixabay.com

Кер машинасын чистарту өчен һәм кер чайкаган чакта, суга тоз салалар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Тозны тукыманың төсе уңмасын, бактерияләр үлеп бетсен, исләр калмасын өчен кушалар.

Зур булмаган табакка кайнар су салыгыз, шуңа зур кашык белән берничә тапкыр тоз өстәгез. Керләрне шушы суга салып, ике сәгать чамасы җебетегез. Аннары юып, суын сыгып алыгыз. Шуннан соң кул белән яки кер машинасында юыгыз.

Кер юган чакта, машинага бераз тоз кушып җибәрергә була. Бу очракта тукымада кер порошогы тоткарланып калмас. Юкса заманча машиналар да керләрдәге порошокны 100 процент чайкап бетерә алмый, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар