news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кер юа торган кондиционерның плюслары һәм минуслары

news_top

Кер юа торган кондиционерлар әйберләргә йомшаклык һәм җиңел хуш ис бирә, ләкин шул ук вакытта алар экология өчен зыянлы булырга мөмкин, ә кайбер тукымаларның үзлекләрен начарлатырга да сәләтле. Бу турыда «Роскачество» сайтында язалар.

Кер юа торган кондиционерларның плюслары

Йомшаклык. Кондиционер тукыманың җепләрен йомшарта, кер һәм киемне кулга тотарга рәхәт итә.

Үтүкләү җиңеләя. Тукыма йомшаграк була, шуңа күрә әйберләрне үтүкләү җиңелрәк.

Антистатик эффект. Синтетик материаллар еш кына статик электр җыя, ә кондиционер моны нейтральләштерә.

Хуш ис. Кондиционер кердә озак саклана торган сафлык исе калдыра.

Тукыманы саклау. Кайбер кондиционерлар төсләрне һәм тукыма структурасын сакларга ярдәм итә, юганда тиз тузуын булдырмый.

Кер кондиционерларының минуслары

Сизгер тирене ялкынсындырырга мөмкин. Аларның составында еш кына аллерген үзлекле хуш исләр бар.

Сөлгеләрнең су сеңдерүен начарлатырга мөмкин. Кондиционер әйберләрне юка элпә белән каплый, шуңа күрә сөлгеләр суны начаррак сеңдерә.

Кайбер тукымаларга ярамый. Мәсәлән, мембрана тукымасы яки термокиемгә кондиционер кулланырга ярамый, чөнки ул тукыма тишекләрен томалый һәм үзлекләрен югалта.

Кышкы курткалар һәм юрганнарның эчлеген бозарга мөмкин. Кондиционер элпә барлыкка китерә, нәтиҗәдә эчтәге җылы саклагыч материал кире кайтмаслык итеп төерләнеп бетәргә мөмкин.

Экология өчен зыянлы. Белгечләр әйтүенчә, кондиционерлар составында авыр таркала торган синтетик компонентлар бар, алар суларны пычрата.

Ни өчен кондиционер урынына аш серкәсе кулланырга ярамый?

Интернеттагы халык киңәшләрендә еш кына кондиционер урынына аш серкәсе яки лимон кислотасы кушарга тәкъдим итәләр. Чынлап та, алар керне йомшарта ала. Әмма кислота кер машинасының резина шлангларына һәм тыгызлагычларына зыян китерергә мөмкин.

Кер юа торган кондиционерны нәрсә белән алыштырырга була?

Юу өчен туплар кулланыгыз. Алар тукымага бәрелеп, җепселләрне «йомшартып» тора. Ләкин бу ысул юка әйберләр өчен ярамый!

Өстәмә чайкау кулланыгыз. Кайчак порошок калдыклары тукымада кала, шуңа күрә ул каты тоела. Өстәмә чайкау моны юып чыгара.

Киптергеч машиналарга махсус йон туплар салыгыз. Бу – синтетик тукымалардагы статик электрны бетерергә ярдәм итә. Кайвакыт алар урынына фольгадан ясалган туп кулланырга тәкъдим итәләр.

Әйберләрне вертикаль хәлдә, яхшы җилләтелә торган урында (мәсәлән, сезон булса – балконда) киптерергә. Бу – шулай ук синтетик тукымалардагы статик электрны бетерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар