Кер сабыны биттәге бетчәләрне бетерәме?
Кер сабыны төрле пычрак тапларны гына бетереп калмыйча, биттәге үлекле бетчәләр һәм сыткылар белән көрәшү өчен дә менә дигән чара.

Элек әби-бабайларыбыз биттәге бетчәләрдән котылу өчен төрле үлән төнәтмәләре һәм кер сабыныннан файдаланганнар.
Әле бер ун ел элек кенә коңгырт төстәге шакмакны һәр йортта диярлек очратырга була иде. Бүген ул кулланылыштан чыгып бара. Югыйсә, кер сабыны төрле пычрак тапларны гына бетереп калмыйча, биттәге үлекле бетчәләр һәм сыткылар белән көрәшү өчен дә менә дигән чара. Бу хакта Яндекс.Дзен яза.
Кер сабыны составында бик күп патологик микроорганизмнарны, шул исәптән гөмбәчекләр һәм вирусларны юк итүче селтеләр бар. Күзгә күренмәс бактерияләргә каршы агрессив көрәшүенә карамастан, кер сабыны — табигый һәм аллергия бирмәүче косметик чара.
Сабынны көн дә кулланырга ярамый, чөнки ул бит тиресен корыта. Ә бетчәләр бик күп булган очракта, кер сабыны май катламы астына яшеренеп, ялкынсыну китереп чыгаручы бактерияләрне үтерә
Әлеге сабын бактерияләрне юкка чыгарып кына калмыйча, бит тиресенең күзәнәкләренә кереп тулучы майны эретергә дә булыша. Тиренең күзәнәкләре чистаргач, май бизләренең эшчәнлеге яхшырып китә һәм бетчәләр чыгу бермә-бер кими.
Сабын белән биткә төрле маскалар да ясарга мөмкин.
Әгәр сезнең бит тирегез майлы һәм бетчәле икән, атнасына 2-3 тапкыр кер сабыны белән юынып, сез аның халәтен күзгә күренеп яхшыртачаксыз. Юынганнан соң битегезне су кушылган лимон согы белән ышкырга мөмкин (лимонга аллергиягез булмаган очракта). Лимон согы аны нейтральләштерә һәм селте бит тиресенә артык көчле тәэсир итми.
Коры тиреле кешеләргә сабынның күбеген бетчәле урыннарга гына сөртергә, күпмедер вакыттан соң су белән юып төшерергә киңәш ителә.
Битнең саклагыч катламын торгызу өчен, юынганнан соң тукландыргыч крем сөртеп куегыз.
Чамасын белеп кулланганда, кер сабыны бит тиресен чистарту өчен менә дигән чара. Бетчәләр һәм сыткылар - организмның эчке проблемалары булу билгесе дә. Шуңа күрә туклануыгызны җайга салыгыз, сәламәт һәм матур булыгыз!