Кер юа торган машинада юу һәм киптерү процесслары узганнан соң, исән калган песине коткарганнар. Бу турыда «РИА Новости» яза.
Әби кеше тәрәзә челтәрләрен кер юа торган машинага сала да, эшләтеп җибәрә. Ә бу вакытта машина эчендә песи була, әби аны белми кала.
Бәхеткә, кер юу температурасы зур булмый, әби керне сыгу функциясен дә эшләтми. Песи пешмәгән, сөякләре сынмаган, диелә хәбәрдә.