Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кер машинасында порошок сала торган тартма бик пычранса, ничек чистартырга?

Тартманы машинадан чыгарып, аш содасы, кальцийлы сода, лимон кислотасы, канализация чистарта торган КРОТ кебек сыеклык, известьле катламны чистарта торган чаралар белән чистартырга кирәк.

news_top_970_100
Кер машинасында порошок сала торган тартма бик пычранса, ничек чистартырга?
https://pixabay.com

Кер юа торган машинаның порошок сала торган тартмасы бик нык пычрана һәм аны берничек тә чистартып булмый башлый. Тартманы чистарту ысулы киңәшләр сайтында чыкты.

Аш содасы, кальцийлы сода, лимон кислотасы, канализация чистарта торган КРОТ кебек сыеклык, известьле катламны чистарта торган чара алырга кирәк. Тартманы машинадан чыгарыгыз. Машина инструкциясендә моны эшләү ысулы бар. 

Чистарту берничә этаптан тора. Сода, кислота, башка чараларны бергә салу кирәкми. Башта тартманы бер уч лимон кислотасы кушылган кайнар суда җебетегез. Кислота пышылдый башлагач, тартманы кайнар су һәм кальцийлы сода салынган табакка урнаштырыгыз. Шунда ук аш содасы салырга була. Тартманы 2 сәгать шушы сыеклыкта тотыгыз. Пластикка каткан кара күгәрек шулай чистарырга тиеш.

Каты ташлар ябышкан булса, тартманы канализация чистарта торган сыеклык салынган кайнар суда җебетегез. Ярты шешә КРОТ кулланырга була. Аңа Domestos яки известьле катламны чистарта торган башка чара салып җибәрегез.

Бер-ике сәгатьтән тартманы лимон кислотасы салынган кайнар суга куегыз. Төн буена шушы сыеклыкта калдырып карагыз. Бераз тизләтү өчен, сыеклыкны җылыткалап торырга була, диелә бу хәбәрдә.

Эш тәртибе видеода тәфсилләбрәк күрсәтелгән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100