news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кер юу машинасы эшләгәндә ваннада юынырга ярамый

Эшләп торган кер юу машинасына сөялмәү хәерле.

news_top
Кер юу машинасы эшләгәндә ваннада юынырга ярамый
Гөлсина Зәкиева

Hi-Tech Mail.ru белгечләре электр приборларын ванна бүлмәсендә куллану турында киңәшләр бирә.

Кер юа торган машина һәм башка электр приборлары эшләгәндә ванна керү кеше өчен куркыныч. Бу вакытта ток сугу ихтималы зур була. Әгәр кеше машина өстендә торган шампуньга юеш куллары белән сузылса, аны ток сугарга мөмкин. Ул машинаның үткәргече яки корпусы ватык булуын ток суккач кына аңлавы ихтимал.

Ванна кергәндә машинаны эшләтми тору, эшләп торган машинага сөялмәү хәерле.

Ваннада ятканда смартфон кулланучылар бик сак булырга тиеш. Смартфон розеткага тоташтырылмаган булса да, аңа дым кереп, җайланманың ватылуы ихтимал. Ә розеткага тоташтырылган телефон аша кешене ток сугуы мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар