Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кендеген кискән, җәймәгә төреп, химикатлар сипкән». Вәхши хатын исән туган кызын үтергән

news_top_970_100

Санкт-Петербургта яшәүче хатын көтелмәгән ана булу бәхетен төрмәгә утыруга алмаштырган. Яңа туган кызын үтергән өчен, ул 2 елга колония-поселениегә хөкем ителгән. Үтерү дә очраклы түгел, ә вәхшилек белән кылынган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Хатын баласын керләр агарта торган химик чара белән чылатылган пеленкага төргән, өстенә чистарта торган химик чара сипкән, балконга чыгарып куйган. Бераздан хатын баласын чүплеккә чыгарып ыргыткан. Бу турыда «КП» тикшерүчеләргә сылтама белән яза.

«Хөкем ителгән хатынның бергә яши торган иреннән туган ике кызы бар, аннары ул ире белән аерылышкан. Кабат йөкле булуын белгәч, бу хатын консультациягә хисапка басмый. Ул олы кызларын тәрбияләргә ярдәм иткән анасыннан да йөкле булуын яшерә», – дигәннәр ведомствода.

Хатын баласын фатирда тудыра, нарасый исән килеш дөньяга килә. Ләкин анасының моңа кәефе төшә: тагын бер бала аның планнарына керми. Олы кызларын тәрбияләргә дә акчасы да, мораль халәте дә җитми. Шуңа күрә ул яңа туган кызының кендеген кисә, аннары вәхши эшенә керешә.

«Урамда салкын була. Хатын баланы баланы урын-җир җәймәсенә төрә, кер агарткыч сыеклык белән чылата, өстенә «Пемолюкс» сибә. Шулай итеп, ул мәет исен яшерергә маташа. Химик кабырчык эчендәге баланы пакетка салып, балконга чыгара», – дигән хокук саклаучылар.

Вәхши ана нарасый селкенү түгел, елап җибәрерлек тә булмасын өчен барысын эшли. Баланы балконда тоту үзе өчен куркыныч дип санап, ул сабыйны чүп контейнерына чыгарып ыргыта.

Экспертлар ачыклаганча, нарасый кыз салкында туңып үлгән.

Бу хатын гаебен тулысынча таный, ләкин «бала үле туды дип ышануын» әйтә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100