Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кемнең пенсиясенә өстәмә акча түлиләр?

news_top_970_100
Кемнең пенсиясенә өстәмә акча түлиләр?
Фото: © "Татар-информ"

Яшәү минимумына кадәр өстәмә түләү – моны эшләми торган пенсионерларга бирәләр. Әгәр керем төбәктә яшәү минимумыннан кимрәк булса, аңа шушы суммага кадәр өстәмә түләү каралган. Бу турыда «Челнинские известия» Социаль фондка сылтама белән хәбәр итте.

Ветераннарга, инвалидларга, радиациядән зыян күрүчеләргә, бала чакта фашистлар тоткыны булган кешеләргә, Россия Геройларына ай саен өстәмә акча бирелә, ул автомат рәвештә билгеләнә. Моннан тыш социаль хезмәтләр җыелмасы (дарулар, шифаханәдә дәвалану һ.б.) каралган. Пенсионер аннан баш тартып, акча ала ала.

Тәрбиядәге кеше өчен пенсиягә өстәмә – хезмәткә яраксыз кешеләрне тәэмин итеп торган пенсионерларга кагыла. Мәсәлән, тәрбиядә балигъ булмаган яшьтәге баласы, очник-студенты, инвалиды булса.

«Авыл» түләүләрен авыл җирлегендә 30 ел эшләгән һәм хәзер эшләмәүче пенсионерга бирәләр. Бу кеше авылдан күчеп китсә дә, өстәмә түләү була.

80 яшь тулгач, пенсионерның түләвен арттыралар. Ул туган көннән соң автомат рәвештә билгеләнә һәм киләсе айдан түләнә.

«Төньяк» стажы өчен өстәмә түләү Ерак Төньякта кимендә 15 ел, шуңа тиңләштерелгән җирләрдә кимендә 20 ел эшләгән кешеләргә бирелә. Алар бу түләүне хәзер кайда яшәүгә бәйсез рәвештә ала. Моның өчен гомуми стаж хатын-кызларның кимендә 20 ел, ир-атларның кимендә 25 ел булырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100