Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кемнеке матуррак – бәя бирегез: Татарстанда Яңа елга ишегалдын бизәү буенча бәйге бара

Иҗтимагый палата һәм «Татар-информ» агентлыгы, Татарстан шәһәрләре һәм авылларындагы ишегалларында Яңа ел бизәлеше конкурсына нәтиҗәләр ясый. Без укучыларыбызга өч төп бүләккә ия булачак иң кызыклы һәм үзенчәлекле җиңүчеләрне сайларга киңәш итәбез.

news_top_970_100
Кемнеке матуррак – бәя бирегез: Татарстанда Яңа елга ишегалдын бизәү буенча бәйге бара
Территорияләрне Яңа елга бизәү конкурсында муниципалитетлар һәм предприятиеләр белән беррәттән Татарстан авыллары һәм шәһәрләрендә яшәүчеләр дә катнаша
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

«Ә безнең ишегалдында...»

Татарстанда ел саен территорияләрне Яңа елга бизәү буенча конкурслар республика Иҗтимагый палатасы эгидасы астында үткәрелә. Соңгы 2 елда аларда муниципалитетлар һәм предприятиеләр белән беррәттән Татарстан авыллары һәм шәһәрләрендә яшәүчеләр дә катнаша, алар үз йортларын һәм йорт яны территорияләрен бизи.

Быел республика халкының «Татар-информ» агентлыгы сайтында интерактив тавыш бирү юлы белән җиңүчеләрне билгеләү мөмкинлеге барлыкка килде.

Конкурсның максаты – төрле яшь категорияләрендәге халыкның иҗтимагый тормышын активлаштыру һәм халыкның иҗади потенциалын үстерү. Катнашучылар үз ишегалларын кар сыннары, иллюминацияләр, гирляндалар, декоратив фигуралар һәм башка кул астындагы материалларны кулланып Яңа елга бизәргә тиеш иде.

«Ә безнең ишегалдында...» карлы иҗади бәйгесендә республиканың 27 районыннан, шулай ук Чаллы шәһәреннән 206 катнашучы көч сынашкан. Финалга 34 катнашучы чыккан. Иң күп катнашучы Арча районында теркәлгән, анда районның 57 кешесе фигуралар ясап гирляндалар белән үз йортларын бизәгән.

Катнашучылар турында фактлар

1. Арча районы

Татарстанның Арча районы Яңа Кенәр авылында яшәүче Галәветдиновлар гаиләсе йорты каршысы бигрәк тә матур һәм анда бәйрәм рухы күзәтелә. Наилә Галәветдинова хәзер үзе генә яши. Балалары һәм оныклары ял һәм бәйрәм көннәрендә генә кайта.

Аның Казанда яшәүче кияве Рифат һәм кызы Гөлгенә быел йорт каршына кар фигуралары ясарга булган. Чыршы ясаудан башланган эш Кыш бабай һәм үзләренең 6 яшьлек малайлары ярата торган башка геройлар ясау белән дәвам иткән.

2. Нурлат районы

Нурлат шәһәреннән Фирдәвес Нурутдинова ел саен йортын бизәүгә 30 мең сумга кадәр акча тота. Әзерлекне ул җәйдән үк башлый. Гирлянда, иллюминацияләр, яңа элементларны зур шәһәрләрдә сатып ала.

Ел саен ишегалдында яңа композиция барлыкка килә. Быел болан җигүендә Кыш бабай кунакка ашыга, янәшәдә – Санта Клаус, ә ишегалдында – әйләнеп торучы Кар бабай. Бу матурлыкны ясап урнаштырырга аңа кызы һәм кияве булыша.

3. Югары Ослан районы

Югары Ослан районының Түбән Күл авылында яшәүчеләр ел саен ишегалларын матуррак һәм кызыклырак бизәү буенча үзара ярыша. Әлеге традициягә инде 15 елдан артык.

Виталий Федоров анда һәр ел катнаша. Җиңүчеләр гыйнварда, халык җыенында бүләкләнә. Виталий ярышта берничә тапкыр җиңгән инде. Әлбәттә, бу юлы да җиңүгә өметләнә.

4. Алексеевск районы

Аккош Күле авылында яшәүче Елена Крылова ире һәм 2 баласы белән дүртенче ел рәттән Яңа елга дип үз йортын бизәгән.

«Декабрьнең егермеләрендә гирляндаларны элеп куя башлыйбыз һәм Хач ману бәйрәменә кадәр тотабыз. Безгә ярдәм итүче балаларны шулай сөендерергә булдык. Күршеләргә дә бик ошый, без аларга бәйрәм кәефе тудырабыз, диләр. Ел саен яңа әйбер уйлап табабыз. Бу юлы йортка кар бөртекләре кебек проекция ясадык. Балалар да бизәргә булышалар», – ди Елена.

5. Әгерҗе районы

Әгерҗе районыннан катнашучылар — Фирая һәм Әлфрид Солтановлар – Кырынды авылында танылган фермерлар, алар бүдәнәләр үрчетә. Авыл халкы аларны уңай, хезмәт сөючән, инициативалы күршеләр, дип бәяли. Быел алар үз йортлары каршында ел символы булган Куян сынын ясаганнар.

6. Аксубай районы

Аксубай районыннан конкурста Яңа Демкино авылында яшәүче Равил һәм Флюра Хәсәновлар гаиләсе катнашкан. Композицияне Флюра ханым уйлап тапкан.

«Кыш бабай – йортның хуҗасы Равил Хәсәнов. Тормыш иптәше Флюра Хәсәнова – режиссер», – диләр конкурста катнашучылар үз гаиләләре турында.

7. Мамадыш районы

Мамадышлы җирле рәссам Роберт Сәлахетдинов туган шәһәренә бүләк ясарга булган һәм урамнарның берсен төрле фигуралар белән бизәгән. Кар шедеврларын шәһәр халкы һәм кунаклары, шулай ук социаль медиа кулланучылары бәяләргә өлгергән инде.

8. Кайбыч районы

Кайбыч районының Салтыган авылыннан Радик һәм Гөлсинә Камаловлар ел саен шәхси хуҗалыкларын бизәүдә катнашалар. 2 ел рәттән гаилә Гран-при иясе булган. Гөлсинә Камалова – районның китапханә системасы ветераны, атказанган мәдәният хезмәткәре.

9. Яшел Үзән районы

Яшел Үзән районының Олы Яке авылында яшәүче Илгиз Назыров кар куянын 2,5 сәгатьтә ясап куйган. Бу эшендә аңа бөтен гаиләсе ярдәм иткән.

«Башлаганда кардан куян ясау күпкә җиңелрәк булыр, дип уйлаган идем, – ди Илгиз Назыров. – Эшкә керешкәч, барысы да тиз һәм җиңел булмады. Аннары барысы да «Шалкан» әкиятендәге кебек. Мин башта хатынымны ярдәмгә чакырдым, аннары балалар кушылдылар».

Назыровлар шулкадәр дәртләнеп китәләр, бер куян урынына икене – бер соры һәм бер ак куян ясап куялар. Монысы инде икенче әкият турында.

10. Лениногорск районы

Лениногорскидан Гамир Латыйповка ел символы булган «Кишер белән куян»ны ясау өчен 3 көн вакыт һәм якындагы күршеләрдән алып кайткан 5 куб кар кирәк була. Фигураны буяп кую өчен 3 тартма гуашь тота ул.

Гигант куянны Гамир берүзе ясый. Ишегалдында ел символы булган кар фигурасын ясау – аның өчен еллык кышкы традиция.

11. Чаллы

Автокаладан конкурста «Гидротөзүче-2» бакчачылык җәмгыяте катнаша. Биредә чыршы һәм территорияне бизиләр, шугалак ясыйлар. Бу эшкә 6 кеше җәлеп ителгән, Яңа елга территорияне бизәү өчен 5 көн вакыт кирәк булган.

Шугалакны кардан СНТ җитәкчесе Виталий Быков үзе чистарткан, ул моның өчен үзенең иске «җиделе» Ваз машинасын җайлаштырган.

12. Мамадыш районы

Ямаш авылыннан Гөлсинә Миңнеханова гомере буе баш бухгалтер булып эшли, хәзер лаеклы ялда. Ике инвалид энесен тәрбияли.

Гөлсинә апа Яңа ел алдыннан Ямаш авылында яшәүчеләрне сөендерергә һәм аларга бәйрәм кәефе бүләк итәргә булган. Ул йорт яны территориясен кар сыннары һәм якты гирляндалар белән бизәгән.

13. Балтач районы

Балтач районының Куныр авылыннан Илдар һәм Гөлнара Әшрәфҗановлар йортларын һәм ишегалдын бизәү өчен 55 метр гирлянда, 6 кубометр кар кулланган. Матурлык тудыруда 8 кеше катнашкан, фигуралар 2 көн эчендә ясалган.

14. Кукмара районы

Кукмара районының Лельвиж авылында яшәүче Людмила Федорова, гаиләсе – ире һәм 12 яшьлек улы белән кардан сыннар ясап куйган. Ирләр фигураларны ясаса, ул буяп куя. Матурлык 2 көн эчендә ясала.

15. Мөслим районы

Мөслим районы Күбәк авылында яшәүче Илфир һәм Ирек Камаловлар ел саен үз йорты тирәсендәге территорияне кар скульптуралары белән бизи. Алар да үз эшләрен башка авыл кешеләре кебек үк балалар һәм оныкларга багышлый.

«Быел кар бик аз әле. Күршеләрдән дә алам. Гел эшлисе килеп тора. Кар бөртекләрен буяганда, яңа төс ясау өчен, төрле колерларны кулланабыз», – ди Ирек абый.

Кар сыннарыннан тыш, йортларын гирляндалар белән дә бизәгәннәр. Андагы утлар тылсым, серлелек биреп тора.

16. Әтнә районы

Әтнә районының Күлле Киме авылыннан Илнур Йосыпов балачактан ук сыннар ясау белән мавыга. Ул балчыктан ясаган эшләнмәләр озак вакыт җирле мәктәп музеен бизәп тора. Ә соңгы елларда Илнур кар сыннары ясый башлаган. Хатыны Алинә – уң кулы.

«Бу бик күп сабырлык, ихтыяр көче таләп итә торган эш», – ди конкурс финалисты.

17. Сарман районы

Иске Минзәләбаш авылыннан конкурста Евгения Кыяметдинова катнашкан. Йортны һәм ишегалдын бизәү өчен, аңа 968 лампочка һәм 5 кеше кирәк булган.

Өч сәгать дәвамында алар бәйрәм рухы тудыралар: коймаларга, шулай ук өйләргә 50 метр озынлыкта гирдяндалар сузыла. Гирлянда утлары күршеләргә кадәр җитә.

18. Алабуга

Алабуганың 12нче «Ромашка» балалар бакчасы педагоглары мәктәпкәчә учреждениенең 18 тәрәзәсенә Яңа ел бизәкләре төшергән. Шулай итеп алар бәйрәм кәефе тудырган. Әлеге эшне алар 3 көндә башкарып чыккан. Бизәлгән тәрәзәләрне күреп сөенгән балалар Кыш бабайны зарыгып көтә. Ул да озак көттерми, икенче ук көнне килеп җитә.

«Үзенчәлекле итеп бизәлгән тәрәзәләр – ул үз кулларыбыз белән ясалган могҗиза. Ул балаларда һәм әти-әниләрдә бәйрәм кәефе тудыра. Без балалар бакчаларындагы тәрәзәләрне инде берничә ел дәвамында шулай бизибез», – дип уртаклаша тәрбиячеләр.

19. Чирмешән районы

Чирмешән районының Иске Үтәмеш авылында яшәүче электроника остасы Атлас Суфиянов үз йортын инде менә берничә ел төрле төсле Яңа ел утлары белән бизи. Яктылык сибүче диодлы лампалар быел тагын да яктырак яна.

«Йорт тәрәзәләренә 200ләп төрле төсле утлы диодлар сузылды. Алар компьютер аша көйләнгән программа белән яна. Мин анда «Яңа ел белән, Үтәмеш!» һәм башка бәйрәм язуларын элдем. Мин моны бәйрәм кәефе булсын, кешеләр шатлансын өчен эшлим», – дип белдерә Атлас Суфиянов.

20. Минзәлә районы

Кадомцевлар урамын Юлбарыс, Куян, Крокодил, Санта Клаус сыннары бизәп тора. Әлеге эшләрнең авторы – Минзәләдә яшәүче Эльмира Сизова.

Үз йортын кар сыннары белән бизәү теләге аңарда инде күптән булган. Ләкин, төрле сәбәпләр аркасында, ул үз теләген быел гына тормышка ашыра алган. Шактый кар яугач, ул фигуралар ясауга керешәкән дә.

21. Азнакай районы

Азнакай районының Октябрь Бүләге авылында яшәүче Рөстәм Фәтхуллин кыш саен ишегалдын кар сыннары белән бизи. Быел да ул йорт каршына Кыш бабай, Кар кызы һәм Яңа ел символы булган куян фигураларын ясап куйган. Ишегалдының төп кунагы булган Кыш бабайның биеклеге 2,5 метрга җитә, калган фигуралар да калышмый – 2 метр тирәсе.

«Кар сезоны башлану белән бөртекләп диярлек чимал әзерли башлыйм, – дип сөйли авыл остасы. – Мин моны күңелемне биреп эшлим, авылдашларга да ошый. Күпләр килеп фотога да төшә. Кешеләрнең кәефе күтәрелә, димәк, тырышлыгымның нәтиҗәсе яхшы».

Дөрес, мондый җаваплы эшне ярдәмчеләрсез генә башкарып чыгып булмый. Скульпторның төп ассистентлары – аның тормыш иптәше Әлфия ханым, улы Марсель һәм кызы Гөлия. Гаилә башлыгы Бөгелмәдәге механика заводында эшли, әлеге үрнәк хуҗалыкның хуҗабикәсе – хат ташучы. Шулай ук уллары да эшли, кызлары техникумда укый.

22. Теләче районы

Теләче районының Олы Мишә авылындагы урта мәктәп ишегалдын бөтен педагоглар составы һәм укучылар (башлангыч сыйныфлардан тыш) белән бизәгәннәр. «Ә безнең ишегалдында...» конкурсы катнашучылары 30 сын ясаган һәм 30 гирлянда кулланган.

23. Тәтеш районы

Тәтеш шәһәреннән Абросимовлар пары декабрь аенда улларына бүләк алырга барганда йорт өчен Яңа ел бизәкләре кибете яныннан узып китә. Шуннан алар гирляндалар сатып алып йортларын бизәп тә куялар.

Шулай итеп улларына туган көненә сюрприз ясыйлар – салют атып гирляндаларны кабызалар. Нәтиҗәдә райондагы Яңа ел бизәлеше конкурсында 3нче урынны алалар. Конкурста катнашуны максат итеп куймаган гаилә өчен бу – бик күңелле бонус була.

24. Нурлат районы

Нурлат районының Кычытканлы авылыннан Галиуллиннар гаиләсе ел саен йортлары каршында ел символы булган зур сын ясый. Быел аларның ишгелларын 2 метр биеклектәге куян бизи.

25. Актаныш районы

Тәрзимә һәм Данияр Әскәровлар гаиләсе «Актаныш таңнары» район иҗтимагый-сәяси газетасының 90 еллыгына багышлап Яңа ел композициясен ясаган.

Аларның кар шәһәрчегендә Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышлап ясалган сын һәм скульптуралар да бар. Ишегалды янында музыка уйнап тора, бу исә бәйрәм атмосферасы тудыра һәм Актаныш районы Иске Кормаш авылы балалар һәм яшьләрен үзенә җәлеп итә.

Әлеге гаилә пары йорт яны территориясен иң матур һәм актив бизәүче буларак район башлыгының бүләген дә алган. Әскәровлар гаиләсе әлеге креатив эш белән 5 ел дәвамында шөгыльләнә икән.

26. Түбән Кама

Химиклар урамы, 14нче йорт адресы буенча урнашкан ишегалды территориясендәге чыршы мини-шәһәрчеген бөтен дөнья белән булдырганнар. Сәнгати сәләт һәм зирәклек ярдәмендә ел символы – куянга әверелгән чанадагы салам кибәнен йорт идарәсе хезмәткәре үз хуҗалыгыннан китергән.

Чыршыны бушлай китерүне активистлар оештырган. Якты баннерлар һәм чыршы бизәкләре ишегалларында яшәүчеләр һәм йорт идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан үз куллары белән ясалган. Яңа ел киемнәре һәм маскарад костюмнары – актив катнашучы-оештыручылар идеясе.

27. Тукай районы

Тукай районының Яңа Бүләк авылында яшәүче Нәзир Гимазетдинов кар сыннарын ел саен ясый. Быел да ул традицияләренә тугры калып ел символы – зур куян ясаган.

28. Кама Тамагы

Кама Тамагыннан Зәйнуллиннар гаиләсе территорияләрен бизәү өчен 150 метрдан артык гирлянда, Никифоровлар кар фигураларын буяу өчен 5 тартма гуашь, Нәбиуллиннар 80 метр гирлянда кулланган.

29. Чүпрәле районы

Чүпрәле районының Шланга авылыннан Фәния һәм Айрат Кәримуллиннар өчен йортларын бизәү традициягә әйләнгән. Кар ява башлауга, алар аны җыя башлыйлар. Кардан фигуралар ясыйлар, ә йортларын гирляндалар белән бизиләр.

Айрат сүзләренчә, алар бар эшне дә балалары белән бергә башкара, хәтта күрше әбиләре дә булыша икән.

30. Лаеш

Лаештан катнашучы Владимир Кузьмин кар фигураларын 7 тапкыр төзәтеп ясаган.

«Ничә тонна кар киткәндер, әйтә дә алмыйм, әмма сыннарны 7 тапкыр төзәтеп ясадым – әле яңгыр яуды, әле авырып алдым. Миңа әтием белән әнием булышты. Гирляндалар исә ел саен күбрәк китә. Ел саен берүк төрле ясыйсы килми, шуңа күрә яңаларын өстибез», – дип сөйли ул.

31. Мамадыш районы

Мамадыштан Шәкүровлар гаиләсе скульптураларын кардан гына түгел, агачтан да ясаган. Сәбәбе – һава шартлары. Әлеге яңалыкка авторлар үзләре дә шат. Чөнки әлеге фигуралар мәйданчыкны ел әйләнәсе бизәп торачак.

32. Чаллы

Чаллыдагы 46/10в йорты – бер подъездлы йорт, анда яшәүчеләр – чүп үткәргеченнән беренче булып баш тартучылар. Чүп-чарны аерым җыюдан алган акчаларын алар йорт һәм йорт яны территориясен төзекләндерүгә тота.

Тату күршеләр бәйрәмнәрне дә бергә үткәрәләр. Традициягә әйләнгән гадәт буенча һәрберсе үз катын үзе бизәгән, ишегалдын бизәргә исә бергәләп чыкканнар. Шагыйрә Лидия Тимофеева йорт тормышындагы барлык бәйрәмнәргә яки истәлекле вакыйгаларга багышлап шигырьләр яза, аларны беренче каттагы мәгълүмат тактасында укып була. Ә Алия Нәҗипова төсле стена газеталары буйый. Әйтик, подъезд диварлары буйлап Яңа елга таба шат куяннар йөгерә.

33. Минзәлә районы

Югары Тәкермән авылыннан Хаҗиевлар гаиләсе фигура ясау өчен 1 тонна кар, 3 тартма гуашь, ә ишегалдын бизәү өчен 100 метр гирлянда кулланган.

Сүз уңаеннан, Минзәләдән башка катнашучылар – Ринас Гайнетдинов 4 метр биеклектәге куян, Минзәләдәге 3/14 күпфатирлы йорт ишегалдында яшәүчеләр шулай ук куян фигурасы ясап куйган.

34. Чаллы

Автошәһәрдәге 36/6-2 йорты халкы бик тату. Узган ел биредә яшәүчеләр «Иң тату йорт» исеменә гомумшәһәр конкурсында җиңүче булган. Ишегалдын Яңа елга бизәү өчен алар җәйдән үк, фатирлар буйлап, Яңа елга уенчыклар җыйганнар.

Ә Яңа ел төнендә барысы да чыршы янына җыелган – Кыш бабай һәм Кар кызы булып шушы ишегалдында яшәүче 2 кеше киенгән. Йорт янына чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнергә 100 кеше җыелган.

Тавыш бирү өчен сылтама аша керегез. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100