Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кемне җирләвебезне күрмәдек»: Макеевкада үлгән Самара егете турында абыйсы сөйли

Ни өчен Евгений Тарасовның гаиләсе аны һаман исән дип өметләнә? Бу хакта «63.RU» яза.

news_top_970_100
«Кемне җирләвебезне күрмәдек»: Макеевкада үлгән Самара егете турында абыйсы сөйли
Евгений Тарасов
шәхси архивтан

7 гыйнвар көнне Самара өлкәсенең Сосновый Солонец шәһәрендә 40 яшьлек Евгений Тарасовны җирләделәр. Бу хакта «63.RU» хәбәр итә. Мобилизацияләнгән хәрби Макеевка авылында HIMARS атышында үлгән. Якыннарына ябык цинк гроб кайтаралар. Ә сугышчының үзен бармак эзләре буенча таныйлар. Евгений Тарасовның тормышы һәм хәрби хезмәт үтүе турында туганнан туган абыйсы Дмитрий сөйли.

«Ул – Чечня кампаниясен үткән кеше»

Евгений Тарасов Тольяттида туа. Шунда ук балалар бакчасына йөри, 1нче сыйныфка укырга бара. Аннары гаилә әнисенең туган ягына – Татарстанга, Өчкүл авылына күченә.

 Евгений Тарасов (сулда) бертуган абыйсы белән 

Фото: © шәхси архивтан

Туганнан туган абыйсы сүзләренә караганда, Евгений ачык күңелле, тыныч холыклы кеше булган, шаяртырга яраткан. Теләсә нинди компаниядә дә һәрчак игътибар үзәгендә булган.

– Балачактан машиналар ярата иде. Әтисе аны машина йөртергә, двигатель һәм моторны сүтеп җыярга, машинаны актарырга өйрәтте. Женя гомер буе машинада булды: КамАЗ, ЗИЛ, тракторлар йөртте. Шуңа, эше – иң төп мавыгуы иде. Мин белгәннән бирле, һәрчак эш сөйде, – дип искә ала абыйсы.

2000 елда Евгений ашыгыч хәрби хезмәткә чакырыла. Ул чакта – икенче Чечня кампаниясе барган вакыт, егетне шунда җибәрәләр. Шулай итеп, Евгений хәрби хезмәтне Төньяк Кавказда уза. Берничә мәртәбә яралана, командованиенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.

Өчкүлгә кайткач, Евгений совхозга эшкә керә, йөк машиналары йөртә, чәчү һәм икмәкне җыю кебек кыр эшләрендә катнаша. Күпмедер вакыттан соң, кабат Тольяттига китә. Анда үзенең булачак хатынын очрата. Алар хатынының туган ягы – Жигулевск янындагы Сосновый Солонец авылына кайтып төпләнәләр.

Евгений Тарасов (сулда) гаиләсе һәм якыннары белән

Фото: © шәхси архивтан

2012 елның 31 декабрендә кызлары туа. Евгений кызын бик ярата. Совхозда эшләвен дәвам итә. Тормышлары җайлана башлый.

2022 елның сентябрендә илдә өлешчә мобилизация игълан ителә.

«Сак булырмын, дип вәгъдә бирде»

– 26 сентябрьдә аңа повестка килде, ә 27 сентябрьдә 40 яше тулды. Макеевкада булган олы яшьтәге азсанлы солдатларның берсе булган ул. Каршы килмәде, хәрби комиссариатка үзе барды. Аны бурычы итеп кабул итте. Ул бит ашыгыч хезмәттән дә качмаган иде – андый кеше түгел. «Кирәк икән, кирәк», – диде. Повестка алуына горурланды хәтта. Якыннары бик нык борчылдылар. Утка турыдан-туры кермәвен сорадылар. Ул сак булырга вәгъдә бирде, – дип искә ала Дмитрий.

Абыйсы сүзләренә караганда, ноябрь башына кадәр Евгенийның подразделениесе Самара өлкәсе тирәсендә хәрби укуда була. Шуңа күрә якыннарының аның белән барып күрешү мөмкинлеге туа. Хатыны һәм кызы Тарасов янына киләләр, аралашалар, фотосурәткә төшәләр.

Баштагы 1-2 айда Тарасов янына гаиләсе килеп йөри.

Фото: © шәхси архивтан

– Ноябрь аенда ул элемтәгә элеккечә еш чыга алмаячагын әйтте. Ул чакта бу сүзгә артык исебез китмәде. Хәзер генә аның бу сүзләрне «тегендә» җибәрелер алдыннан әйтүен аңладык. Әмма үзе бу хакта бер сүз дә әйтмәде. Безгә, гомумән, аны махсус хәрби операция зонасына җибәрүләре турында беркем хәбәр итмәде. 31 декабрьгә кадәр Женя үзен һәрчак, укуда, диде.

«Ул бер исемлектә дә юк иде»

Кызын туган көне белән котлау өчен, 31 декабрь көнне Евгений гаиләсенә видеоэлемтәдән хәбәргә чыга. Якыннары аның күптән кырынмаган булуына игътибар итәләр, җитмәсә, чит телефоннан шалтырата.

– Кызын ул көндез котлады, ә төнлә аларны бомбага тотканнар. 2 гыйнвар көнне без фашистларның төнлә Макеевкадагы ПТУ бинасын бомбага тотулары һәм анда 44нче полктан Самара егетләре булуы турында ишеттек. Ә без аның шул полкта икәнен белә идек. Шулай итеп, без Женяның, минем энекәшемнең, анда булганлыгын аңладык. Безгә шок булды. Төзәтеп булмаслык хәл килеп чыкканлыгын аңлау хисе... – дип, ул авыр сәгатьләр хакында сөйли Дмитрий.

Шул ук көнне гаилә Оборона министрлыгының Кайнар линиясенә шалтырата башлый, ләкин линия, күпме генә шалтыратсалар да, буш булмый. Аннан Дмитрий Интернеттан call-үзәк телефон номерын таба.

Макеевкадагы олы яшьтәге азсанлы солдатларның берсе булган Евгений.

Фото: © шәхси архивтан

– Анда бездән кемне эзләвебезне, аның турында мәгълүматлар, чама белән кайда булу мөмкинлеген сорадылар. Без аларга бөтен мәгълүматны бирдек. Ә тагын 1-2 сәгатьтән шалтыратып, безгә Женяның 4 исемлекнең берсендә дә булмавын әйттеләр. Үлгәннәр арасында да, яраланучылар исемлегендә дә, хәбәрсез югалучылар арасында да һәм әсирлеккә төшүчеләрдә дә, – дип сөйли Дмитрий.

Тагын 3 көн дәвамында, туганы турында берәр хәбәр ишетү өмете белән, ул шалтыратуларын дәвам итә. Ниһаять, 5 гыйнвар көнне чираттагы шалтыратуында яңа хәбәр ирештерәләр.

– Мин аларга Мәскәү сәгате белән 10нардан соң шалтыраттым (Мәскәү вакыты белән сәгать 10да көн саен Макеевкадагы фаҗига буенча мәгълүмат яңартыла. – авт.). 40 минуттан миңа кире шалтыраттылар һәм: «Үлүчеләр һәм югалучылар исемлегендә ул күренми. Кайгырмагыз, әгәр инде берничә көн безнең исемлекләрдә күренми икән, димәк, мөгаен, ул исәндер. Үзе элемтәгә чыкканын көтегез», – диделәр», – дип call-үзәк белән чираттагы әңгәмәне сөйләп күрсәтә Дмитрий.

Сөенеп, ул әнисенә шалтырата, башкаларны да тынычландыра. Әнисе исә аңа апасының Евгенийның хатыны һәм кызы, ягъни килене һәм оныгы янына кунакка китүен әйтә.

 Дмитрийның әнисе (сулда) –  Евгений Тарасовның әнисенең бертуганы.

Фото: © шәхси архивтан

– Ә тагын 20 минуттан әни үзе күз яшьләренә буылып шалтыратты. Ул Женяның хатыны янына әле яңа гына Жигулевск хәрби комиссариаты хезмәткәре һәм психолог килүен, Женяның үлгәнлеген хәбәр итүләрен әйтте. Тормыш икегә бүленде. Әле күпән түгел генә без, Женя исән калгандыр, дип өметләнә, ул менә-менә безнең белән элемтәгә чыгар да һәрвакыттагыча безне тынычландыра башлар, дип көтә идек, – дип сөйли абыйсы.

«ДНК тесты ясаудан баш тарттылар»

Әнисе белән сөйләшүдән соң, ир-ат шундук кабат call-үзәккә шалтырата, ә анда аңа үзләрендә булган бөтен мәгълүматны җиткерүләре турында әйтәләр.

– Мин аларга, ничек сез аны «исән» дип әйтә аласыз, әгәр хатынына яңа гына хәрби комиссариаттан килеп, «үлгән» дип әйткәннәр, дидем. Миңа аларда андый мәгълүмат булмавы һәм безгә берничек тә ярдәм итә алмауларын әйттеләр, – дип сөйли Дмитрий.

Бу сөйләшүдән соң, сугышчының абыйсы башка мәгълүмат чыганаклары эзли башлый, Жигулевск хәрби комиссариаты белән элемтәгә чыга. Анда Евгений Тарасовның үлеме турындагы хәбәрне раслыйлар. Шуннан абыйсы башка сорауны күтәрә: энекәшен ничек тануларын сорый.

– Миңа, башта ДНК тесты ясарга ниятләүләре, ләкин соңыннан кире уйлауларын, чөнки Женяны бармак эзеннән тануларын әйттеләр. «Аның бармак эзе төшкән кәгазь я берәр предмет бармы әллә? Болар дәлил түгел!» – дип, аларга кычкыра башлаганмын, – дип искә төшерә Дмитрий.

Моңа җавап итеп, хәрби комиссариат вәкилләре гәүдәне ничек тану турында мәгълүматлары булмавы турында әйтәләр. Дмитрий ДНК тест үткәрүне таләп итә. Әмма аңа, бармак эзләре булуы җитә, дип җавап кайтаралар.

Фото: © шәхси архивтан

– Шуннан бирле алар «бармак эзе» версиясен яклыйлар. Безгә бүтән бер хәбәр дә әйтмәделәр. Мин Женяның эчке номерын, жетонын, нинди дә булса әйберләрен бирүләрен таләп иттем, әмма берсе дә булмады, – дип дәвам итә Евгенийның икетуган абыйсы.

Алга таба бар да стандарт сценарий буенча дәвам итә. Гәүдәне 6 гыйнвар кичендә Ростовтан очкыч белән цинк гробта кайтаралар. Аны Жигулевск хәрби комиссариаты кабул итеп ала. 7 гыйнвар көнне иртәнге сәгать 9да гробны Сосновый Солонецка китерәләр. Хушлашалар, җеназа укыйлар. Сәгать 11дән соң гробны алып, якыннары зиратка юнәлә.

«Кемне җирләвебезне без күрмәдек»

Якыннары күңелендә Евгений Тарасов мәңгегә яшь калачак.

Фото: © шәхси архивтан

– Без һаман да бу турыда уйлыйбыз, һаман да өметләнәбез. Ул барыбер исәндер, дип көтәбез. Кемне җирләвебезне күрмәгәч… Хәрби операция шартларында, андый мәхшәрдә әллә ниләр килеп чыгарга мөмкин икәнлеген аңлыйбыз без, – ди Дмитрий. – Үлем дә, ялгышлык та, нәрсәнедер күреп бетермәү яки башка берәр хәл... Шуңа күңел белән һаман, безгә шалтыратырлар да, «Женя исән» дип әйтерләр дип көтәбез...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100