news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кемнәрнең пенсиясен кабат санату хокукы бар: Социаль фонд аңлатмасы

news_top
Кемнәрнең пенсиясен кабат санату хокукы бар: Социаль фонд аңлатмасы
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Кемнәр пенсияләрен кабат санатырга хокуклы? Бу хакта Чаллы шәһәре Социаль фонды җитәкчесе Руслан Шәңгәрәев сөйләде, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

«Пенсияләр һәр айда кабат санала, әмма ул бөтен пенсионерга да кагылмый, бары тик әлеге чорда шартлары үзгәргәннәргә генә кагыла. Матбугатта билгеле бер айда пенсияләр арта дигән хәбәрләр (мәсәлән, «ноябрьдә пенсияләрне арттыралар») еш кына дөрес кабул ителми, моны барлык категория пенсионерлар өчен индексация кебек аңлыйлар.

Бары тик пенсионерның конкрет шартлары үзгәргәндә башкарыла торган айлык даими исәпләү турында сүз бара. Мәсәлән, билгеле бер яшькә җиткәндә яки инвалидлык төркеме үзгәргәндә, иминият пенсиясенең төп өлеше булып торган фиксацияләнгән түләү арта.

2025 елда фиксацияләнгән түләү күләме – 8 907,70 сум.

80 яшь тулгач яки 1 төркем инвалидлык бирелгән көннән фиксацияләнгән түләү күләме автомат рәвештә икеләтә арта һәм 17 815,40 сум була. Бу очракта Социаль фондка өстәмә мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

Инде 1 төркем инвалидлыгы булган пенсионерларга 80 яшь тулгач, яки киресенчә, башта 80 яше тулып, аннан 1 төркем инвалидлык бирсәләр, түләү өстәмә рәвештә икенче тапкыр арттырылмый, чөнки болай да ул максималь күләмдә түләнә.

Аерым айларда пенсияләрне арттыру турындагы хәбәрләр – гомуми индексация түгел, ә Социаль фондның тормыш хәлләре үзгәргән кешеләр өчен түләүләрне яңадан исәпләү буенча көндәлек эше, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар