Россиядә берьюлы төрле нигезләмәләр буенча түләүләргә хокукы булган гражданнар ике пенсия алырга мөмкин. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
Аның сүзләренчә, кешенең бер нигезләмә буенча бер түләү алган һәм икенче нигезләмә буенча икенче түләүгә хокукы булган очраклар бар. Бу мәсәлән, яшькә, инвалидлыкка, тиешле еллар эшләүгә яки туендыручыны югалтуга бәйле булырга мөмкин.
Депутат аңлатканча, ике пенсия алучы кешеләрнең төп категориясе хәрби хезмәткә һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашуга бәйле. Хәрби хезмәт вакытында имгәнгән инвалидларга ике пенсия: инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе һәм картлык буенча иминият пенсиясе бирелә.
Бөек Ватан сугышында катнашып беренче, икенче яки өченче төркем инвалид калган кешеләрнең, шулай ук «Блокада Ленинградында яшәүче», «Чолганыштагы Севастопольдә яшәүче» һәм «Чолганыштагы Сталинградта яшәүче» билгеләре белән бүләкләнгән кешеләрнең дә ике пенсия алырга шундый ук хокукы бар, дип өстәгән ул.
Хәзерге заман хәрби хәрәкәтләрендә катнашучылар һәм иреклеләр дә, шулай ук ике пенсия алырга мөмкин, дигән ул.