news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кемнәрнең автомобиль йөртү хокукын чикләп булмый?

news_top

Татарстанда кайбер кешеләрнең автомобиль йөртү хокукы вакытлыча чикләнергә мөмкин. Мондый чара, аерым алганда, алимент буенча бурычлар, түләнмәгән административ штрафлар булган очракта һәм башка кайбер ситуацияләрдә кулланыла. Шул ук вакытта законнарда транспорт чарасыннан файдалануны чикләргә ярамаган очраклар да каралган. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Түбәндәге очракларда автомобиль йөртү хокукын вакытлыча чикләмиләр:

– автомобиль гражданның төп керем чыганагы булып тора һәм транспорт чарасы белән идарә итүне тыю аны акча эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм итә;

– машина кешегә һәм аның гаиләсенә гадәти тормыш алып бару өчен кирәк, чөнки алар җәмәгать транспорты бөтенләй диярлек булмаган яки аның мөмкинлекләре бик чикләнгән җирлектә яши;

– транспорт чарасын граждан үзе яки аның карамагындагы кеше инвалид булу сәбәпле файдалана;

– гражданның барлык бурычларының гомуми күләме 10 мең сумнан ким;

– бурычлы кешегә бурычларын үтәүне кичектерү яки бүлеп түләү мөмкинлеге рәсми рәвештә бирелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар