Россиядә пенсия алды яшендәге кешеләрне профсоюз яки хезмәт инспекциясе ризалыгыннан башка эштән чыгара алмыйлар. Бу хакта Дәүләт Думасының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы Екатерина Стенякина сөйләде, дип хәбәр итә РИА «Новости».
Россиядә пенсия алды яше пенсиягә чыгарга 5 ел кала башлана.
«Эш бирүчеләр шуны онытмаска тиеш: пенсия алды яшендәгеләрне профсоюз яки хезмәт инспекциясе ризалыгыннан башка эштән чыгарырга ярамый (хәтта штат кыскартылган очракта да), шулай ук, яшенә карап, эшкә алудан баш тартырга да», – диде Стенякина.
Аның сүзләренчә, әгәр мондый статуслы кеше эшен югалткан икән, аңа бушлай яңадан укыту һәм эшкә урнашу белән ярдәм итү каралган, диелә хәбәрдә.