Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кемнәрне армиягә чакырмыйлар? – Югары суд искә төшерә

news_top_970_100
Кемнәрне армиягә чакырмыйлар? – Югары суд искә төшерә
"Татар-информ" архивы

Россия Югары суды пленумы постановлениесендә әйтелгәнчә, тикшерү астында булган, яки аңа карата хөкем карары чыгарылган кешеләрне армиягә чакырмыйлар. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Постановлениедә армиягә чакырылмый торган кешеләр турында искәртелә. Болар: 

  • мәҗбүри эшләр, төзәтү эшләре, ирекне чикләү, арест яки ирекне чикләү рәвешендә җәза үтәүче кешеләр;
  • җинаять кылган өчен бетерелмәгән яки ябылмаган хөкеме (судимость) булган кешеләр; 
  • аңа карата дознание яки алдан тикшерү бара, яки аңа карата җинаять эше судка тапшырылган кешеләр.

Пленум искәрткәнчә, судлар хәрби хисапта торучы, хисапта торырга тиеш, ләкин тормаучы кешеләргә карата хөкем карарлары яки башка карарлар турында хәрби комиссариатларга белешмә бирергә тиеш, диелә хәбәрдә.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100