Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кемнәргә хаҗәт соң бу гыйбрәт?» – Гөлнара Җәлилова көн кадагына багышланган шигырь язган

news_top_970_100
«Кемнәргә хаҗәт соң бу гыйбрәт?» – Гөлнара Җәлилова көн кадагына багышланган шигырь язган
Шагыйрәнең социаль челтәрдәге битеннән

Хәзерге вакытта Чечняда яшәүче шагыйрә, журналист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гөлнара Җәлилова көн кадагындагы актуаль темага багышланган яңа шигырь иҗат иткән.

Күгәрде келәсе дөньяның:

Ябылмый җилкапка берничек!

Шыгырдап чинаган тимерне

Адәмнәр мазутлый, күр, ничек.

Имеш тә майлыйлар. Җилкапка

Тавышсыз ачылсын җилләрдә.

Соң җиле Котыптан котыра!

Морҗалар авыша өйләрдә.

Морҗада, күңелдә җылы юк,

Үтереп иңри җан үзәктә.

Мамык шәл җылысы кайда соң?

Тешләрлек калмады терсәк тә…

Кемгә дә сыенып булмый шул:

Ул – туган, әшнә, ул – дошман.

Сорыйк соң иркенлек кадерен

Җаны һәм җыры бар бер коштан.

Милке юк, җире юк, хакы юк –

Ирекле җырыдыр – дан-шөһрәт.

Ә безме? Без – гаяр! Без – гайрәт!..

…Берсен дә апкитеп булмый, әй,

Кемнәргә хаҗәт соң бу гыйбрәт?..

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100