news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кемнәргә урын-җирне еш алмаштырып торырга кирәк?

news_top
Кемнәргә урын-җирне еш алмаштырып торырга кирәк?
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Белгечләр фикеренчә, күпчелек кеше урын-җирне үз вакытында һәм дөрес алыштырмый. Ә бу – сәламәтлек өчен җитди куркынычлар тудыра. Бу хакта «Аргументы и Факты» сайты яза.

Лестер университетының клиник микробиология профессоры, доктор Примроуз Фристоун фикеренчә, мендәр тышларын һәм җәймәне кимендә атнага 1 тапкыр алыштырырга кирәк. Әмма әгәр кеше нык тирли (җәйге чорда аеруча), авырый яки йорт хайваннары белән йоклый икән, моны 3 көнгә бер эшләргә кирәк. Чөнки урын-җирдә тир, май, микроб, аллергеннар һәм тиренең үлгән күзәнәкләре җыела. Алар исә инфекция һәм аллергия китереп чыгарырга мөмкин.

Гадәттә, күпләр ничә сәгать йоклау турында гына уйлый, әмма ничек йоклауның да әһәмияте бар. Монда чиста урын-җир дә мөһим.

Урын-җирдә җыела торган тир һәм май микроорганизмнар үсешенә китерергә мөмкин, алар арасында патогеннар да була ала. Алар күп җыелганда бетчә, экзема, тән кычытуга һәм хәтта астмага да сәбәп булырга мөмкин.

Белгеч мендәр тышларын һәм җәймәне атнага 1 тапкыр кимендә 60 градус яки аннан да кайнаррак суда юарга киңәш итә. Кер порошогы куллану мәҗбүри.

Шулай ук урын-җирдә төрле төрдәге гөмбәчекләр дә табылган, алар иммунитетлары көчсез кешедә үпкә инфекцияләре, шулай ук авыз куышлыгында сөт авыруы (молочница), сидек юллары инфекциясе һәм гениталий инфекцияләре китереп чыгара ала.

Тәннән урын-җиргә эләгә торган тире тәңкәчекләре тузан талпаннары өчен ризык була. Тузан талпаны үзе зарарлы түгел, әмма алар бүлеп чыгарган фекалийлар бик көчле аллерген була ала. Нәтиҗәдә экзема, астма һәм аллергияле ринит килеп чыгарга мөмкин.

Әгәр йорт хайваннары белән йоклыйсыз икән, урын-җирдәге өстәмә йон, кавык, пычрак, фекалий эзләрен дә исәпкә алырга кирәк.

Ә матрасларны атнага 1 суыртырга, юрганнарны 3-4 ай саен юарга кирәк. Мендәрләрне 4-6 ай саен юу һәм яхшылап киптерерү таләп ителә. Мендәрләрне чистартуның тагын бер ысулы – аларны 8 сәгатькә туңдыргычка куеп тору, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар