news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кемнәргә үләннәр белән дәваланырга ярамый?

news_top

Соңгы вакытта күпләр тынычлану яки сәламәтлекне ныгыту өчен үзләренә мөстәкыйль рәвештә төрле үлән төнәтмәләре һәм кайнатмалары әзерли башлады. Әмма кайбер белгечләр мондый үз дәвалануны хупламый. Алар үләннәрнең бавырга һәм бөерләргә агулы йогынты ясарга, ә кайберләренең ашказаны секрециясен арттырырга яки киметергә мөмкин булуын искәртә.

Халыкара пациентларга ярдәм һәм булышлык берлеге рәисе Ольга Вострикова «Радио 1» белән әңгәмәсендә үләннәрне дару чарасы дип санап булмавын әйтте.

«Үләннәр – дару чаралары түгел. Без яраларга бака яфрагы куйганны хәтерлибез. Монда күбрәк үз-үзеңә йогынты ясау эшли: ромашка эчкәч тынычлану, бака яфрагы белән дәвалану», – диде белгеч.

Ул мондый «борынгы» дәвалау ысулларының төп куркынычы үләннәрне дөрес җыймауда яки үз организмының үзенчәлекләрен белмәүдә булуын өстәде.

«Фармацевтикабызның дарулардан, төнәтмәләрдән һәм үләннәрдән башлануын искә төшерсәк, борынгы медицинабыз да нәкъ менә үләннәр белән дәвалауга барып тоташа. Бүген үләннәр нигезендә әзерләнгән даруларны даруханәләрдән сатып алып була, әмма аларны табиб киңәше белән кулланырга кирәк, чөнки организмның аларга ничек реакция ясаячагын белмисең. Хәзер дә үләннәр үстерелә торган «даруханә бакчалары» бар. Үлән кайнатмаларыны үзең җыймаган очракта, зыян китермәскә мөмкин. Чөнки үзебез җыйганда, файдалы үләнме, әллә чүп үләне генә микәнлеген һәрвакыт таный алмыйбыз. Әгәр кеше үзе белмәгән башка авырулардан интекмәсә, ашказанына да зыян китермәячәк», – дип аңлатты белгеч.

Аның сүзләренчә, үлән эчемлекләренә дә ияләшү барлыкка килми, әмма алар спиртлы булмаска һәм составында наркотик матдәләр булмаска тиеш, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар