news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кемнәргә туңдырма ашарга ярамый?

news_top

Туңдырманы сөт аксымына аллергиясе булган кешеләргә бөтенләй ашарга ярамый. Ә симерүдән һәм шикәр диабетыннан интеккән кешеләргә аны мөмкин кадәр аз кулланырга киңәш ителә. Бу хакта «РИА Новости» Приморье Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш диетологы, медицина фәннәре кандидаты, доцент Ольга Ямиловага сылтама белән яза.

«Сөт аксымына аллергия булганда туңдырма куллануны тулысынча туктатырга кирәк. Лактоза кабул итә алмаучанлык булган кешеләргә лактозасыз туңдырма сайлау яхшырак. Ә симерү һәм шикәр диабеты вакытында туңдырма куллануны минимумга кадәр киметергә кирәк», — дигән белгеч.

Шулай ук ул һәрвакыт составы турында язу кыска булган туңдырманы сайларга киңәш иткән. Иң яхшысы — составында сөт, каймак һәм шикәр генә булган туңдырма. Мондый продуктта ясалма өстәмәләр һәм төрле химик кушылмалар азрак була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар