I һәм II төркем инвалид студентлар, шулай ук ятим балалар тулай торакта беренче чиратта урын алу хокукына ия. Аларга яшәү өчен түләү дә алынмый. Бу хакта «РИА Новости»га Дәүләт Думасы депутаты Валерий Селезнев (ЛДПР) сөйләгән.
«Яңа үрнәк тәртип һәм закон студентларның ташламалы категорияләрен билгели: ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасындагы студентларга урын беренче чиратта бирелә. I һәм II төркем инвалид студентлар да тулай торакта беренче чиратта урын алу хокукына ия», – дигән Селезнев.
Аның сүзләренчә, тулай торакта урынны өстенлекле тәртиптә алу хокукы югары уку йорты актларында билгеләнгән башка студентлар категорияләренә дә бирелергә мөмкин. Мәсәлән, авыр матди хәлдә калган студентлар шундый категориягә керә ала.
Депутат тулай торакта урын алу өчен белем бирү оешмасына гариза бирергә кирәклеген искәрткән. Гаризага көндезге яки читтән торып укуын, югары уку йорты урнашкан шәһәрдә теркәлүе һәм үз исемендә торак булмавын раслаучы документларны, кирәк булган очракта авыр матди хәлне дәлилләүче кәгазьләрне беркетергә кирәк.
«Ташламалы категориягә кергән укучылар торак урыныннан файдаланган өчен түләүдән — ягъни наем өчен түләүдән азат ителә. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү, гомуми кагыйдә буларак, аерым алына», – дип билгеләп үткән парламентарий.
Селезнев шулай ук белем бирү оешмасының үз акты белән наем һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүне киметергә яки студентларның өстәмә категорияләрен тулысынча түләүдән азат итәргә хокуклы булуын әйткән.