Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кемнәргә сөтле кофе эчәргә ярамый?

news_top_970_100
Кемнәргә сөтле кофе эчәргә ярамый?
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Хуш исле капучино, йомшак латте яки өйдә ясалган сөтле кофе – күпләр өчен бу эчемлек кенә түгел, ә көндәлек ритуал. Бу дуэт чыннан да файдалы: сөт кофеин тәэсирен йомшарта һәм кальций югалтуны компенсацияли. Әмма кайвакыт сөтле кофе зыян да китерергә мөмкин.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Пирогов исемендәге университеты Гастроэнтерология һәм диетология кафедрасы ассистенты, медицина фәннәре кандидаты Ольга Титова кара кофега күчүнең файдасы турында сөйләде, дип яза «Майл. Здоровье» сайты.

Сөтле кофе бөтен кешегә дә туры килми икән.

  • Лактоза җитешсезлеге булганда сөт дискомфорт тудырырга мөмкин, ә кальцийны үсемлекләрдән алырга була.

«Бу очракта кофены сөтсез эчү яхшырак һәм кальцийны үсемлек ризыкларыннан (кунжут, чикләвекләр) яки витаминнардан алырга була», – дигән ул.

  • Диабет һәм метаболик синдром булганда сөт шикәре (лактоза) глюкоза күләмен контрольдә тотуга комачауларга мөмкин.

«Әгәр артык авырлык һәм канда глюкоза күләме белән проблема, метаболик синдром, 2 типтагы инсулинрезистентлы шикәр диабеты бар икән, сөтле кофены аерым ризык буларак кабул итәргә кирәк. Ә иң яхшысы – кофены сөтсез эчү, чөнки организмда углеводлар алмашын тигезләргә кирәк, ә сөт шикәре – ул шул ук углевод», – дигән табиб.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 май 2025
    Исемсез
    Берни дә истә калмый. Монда язылганнар врачлар өчен генә шикелле.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100