news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кемнәргә салкын душка керү тыела?

news_top
Кемнәргә салкын душка керү тыела?
Фото: © «Татар-информ»

Эсседә салкын душка керү организм әзер булса гына куркынычсыз дип санала. Югыйсә, кан тамырлары кискен тараю аркасында, аяныч нәтиҗәләргә, шул исәптән инсультка китерергә мөмкин, дип сөйләде РИА Новостига табиб-кардиолог, анестезиолог-реаниматолог Антон Вахляев.

«Әгәр сез аңа әзер булсагыз, салкын душ куркынычсыз. Әгәр сездә салкын душ керүне тыя торган күрсәтмәләр булмаса, әгәр сез нәрсә эшләгәнегезне аңлыйсыз икән, бу – зыян китерми. Эсседән салкын душка кискен кергән вакытта физиология уйный: киң кан тамырлары бик тиз тарая, организмның барлык кан тамырлары тарая. Әгәр сездә нинди дә булса үзгәргән кан тамыры булса, мәсәлән, баш миендә, сезнең өчен бу – инсульт белән тәмамланырга мөмкин, калтырау синдромы башланырга мөмкин», – диде ул.

Вахляев, организм җайлашсын өчен, температураны акрынлап төшереп, җылы су белән душ керергә киңәш итте.

«Салкынча душ – эсселекне төшерүнең менә дигән ысулы. Моны кискен эшләргә кирәкми, моны акыл белән эшләргә кирәк», – дип билгеләде табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар