Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

1 апрельдән кемнәрнең пенсиясе арта

news_top_970_100
1 апрельдән кемнәрнең пенсиясе арта
Фото: © "Татар-информ"

1 апрельдән социаль пенсияләр 14,75 процентка арта. Бу турыда РИА Новости РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка сылтама белән яза.

Социаль пенсияләрне ел саен 1 апрельдә индексациялиләр. «Социаль пенсияләрне һәм дәүләт пенсия белән тәэмин итү түләүләрен арттыру 4,2 млн кешенең керемен арттырырга мөмкинлек бирә», – дигән министр.

Моның өчен федераль бюджетта 85 млрд чамасы акча бүленгән.

Социаль пенсияне иминият пенсиясен билгеләү өчен расланган стажы җитмәгән кешеләр ала. Шулай ук бу түләүне инвалидларга, туендыручысын югалткан кешеләргә бирәләр.

Хезмәт министрлыгы белешмәсе буенча, Россиядә социаль пенсия алучы 3,5 млн чамасы кеше һәм дәүләт пенсия тәэмин итү түләүләрен алучы 700 мең чамасы кеше бар.

Алар арасында Бөек Ватан сугышында катнашучылар, «Блокададагы Ленинградта яшәүче», «Камалыштагы Севастопольдә яшәүче», «Камалыштагы Сталинградта яшәүче» билгеләре белән бүләкләнүчеләр, радиацион һәм техноген катастрофаларда зыян күрүчеләр һәм аларның гаилә әгъзалары, очу-сынау составы хезмәткәрләре бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100