Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кемнәргә панкреатит авыруы яный?

news_top_970_100
Кемнәргә панкреатит авыруы яный?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Гастроэнтеролог һәм гепатолог Сергей Вялов панкреатит авыруы турында сөйләгән. Үт бүлеп чыгару системасы начар эшләү һәм алкоголь зыяны – аның төп сәбәпләре. Алар ашказаны асты бизе эшчәнлеге бозылуын китереп чыгара. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Вялов сүзләренчә, панкреатит авыруы очракларының 85 проценты нәкъ менә алдагы аталган сәбәптән барлыкка килә.

Майлы ризыкны күп ашау өстәмә фактор булып тора. Организм нормаль эшләсен өчен май кирәк, ләкин аны куллануның чамасы булырга тиеш.

«Әгәр ашказаны асты бизе үзен сиздерә башласа, куркыныч авыруны туктау өчен ике мөмкинлегегез бар:

өйдә, яшәү рәвешен үзгәртеп һәм табиб биргән препаратларны эчеп;

стационарда, хирург ярдәме белән», – дигән табиб.

  • Панкреатиташкайнату системасының иң күп очрый торган чире. Бу авыру вакытында ашказаны асты бизе ялкынсына. Аны кичекмәстән дәваларга кирәк, диелә интернеттагы белешмәлекләрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100