news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кемнәргә көн саен аш ашарга ярамый?

Ашказаны авыруы булган кешеләргә майлы ашлар ашарга ярамый.

news_top
Кемнәргә көн саен аш ашарга ярамый?
pixabay.com

Әгәр кешенең ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеге бозылмаган булса гына, көн саен аш ашарга ярый, дип белдерде РИА Новостига гастроэнтеролог Наталья Шустова.

Табиб раслаганча, төрле яшелчәләр һәм ярмалар кушып пешерелгән майлы шулпа ашказаны-эчәк тракты авырулары булган кешегә ярамый.  Әгәр кешедә гастрит, панкреатит булса, бу ризыкны рационнан төшереп калдырырга кирәк.

«Майлы ашларны яшелчә ашларына алыштыру яхшырак. Аш туклыклырак булсын өчен борчак, фасоль, ясмык өстәргә була», — дип сөйләде гастроэнтеролог.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар