news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кемнәргә кишер ашарга ярамый?

news_top
Кемнәргә кишер ашарга ярамый?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Скандинавия сәламәтлек үзәге табиб-гастроэнтерологы Ольга Чистик кемнәргә кишер ашарга ярамаганын сөйләгән. Бу хакта «Радио 1» сайты яза.

Ашказаны-эчәклек тракты авырулары, мәсәлән, ашказаны җәрәхәте, гастрит һәм энтерит булганда кишер ашамаска киңәш ителә. Бу яшелчәдә тупас клетчатка һәм кислоталар бар, алар лайлалы тышчаны ярсытырга мөмкин, дип аңлаткан Чистик.

Аның фикеренчә, бөергә һәм сидек куыгына ташлар утырганда, бавырда проблемалар, панкреатит, диабет һәм аллергия булганда да кишер ашарга ярамый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар