Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кемнәргә кара карлыган ашарга ярамый?

news_top_970_100

Табиб Дмитрий Быстров кара карлыганның файдалы үзлекләрен һәм нинди авырулар вакытында зыянлы булуын әйткән.

«Кара карлыганны аллергия һәм шәхси кабул итмәү булганда ашарга ярамый. Шулай ук бөер авырулары, гастрит, ашказаны яки уникеилле эчәклек җәрәхәте булганда ашамау хәерле. Чөнки кара карлыганның кислоталылыгы югары һәм анда дубильләүче матдәләр бар. Шулай ук кан ою күрсәткече югары, һәм тромб ясалау тенденциясе күзәтелгән кешеләргә дә сак булырга кирәк», – дигән табиб. Бу турыда РИА Новости яза.

Кара карлыганда C, P, B1, B2, PP витаминнары, каротин, органик кислоталар, пектинлы матдәләр, дубильләүче матдәләр, калий, магний, тимер, йод, кальций, фосфор кебек микроэлементлар бар.

Файдалы матдәләре күп булу сәбәпле, кара карлыган иммунитетны ныгыта, организмны инфекцияләрдән саклый. Аның составындагы антиоксидантлар ирекле радикалларның күзәнәкләрне җимерүен булдырмый һәм картаюны акрынайта. Пектин матдәләр һәм органик кислоталар ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, эчәклектә микрофлораны нормальләштерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100