Фейхоа – С витаминына бай, бик файдалы җимеш. Аның файдалы үзлекләре турында диетолог Антон Поляков aif.ru басмасына сөйләгән.
«Фейхоада йод күп. Ул организмдагы йод запасын тулыландыру, калкансыман бизнең сәламәтлеген саклау өчен бик яхшы продукт. Шулай ук анда йөрәк мускулына файдалы калий, В төркеме витаминнары, тимер һәм аз күләмдә цинк бар. Фейхоа клетчаткага да бай, шуңа күрә ул эчәклек эшчәнлеген яхшырта», – дип аңлаткан белгеч.
Поляков сүзләренчә, фейхоа составында фенол антиоксидантлары да бар. Алар организмдагы ялкынсыну процессларын киметергә һәм күзәнәкләрне ирекле радикаллар китереп чыгарган зыяннан сакларга ярдәм итә.
Фейхоаны ашкайнату системасы белән проблемалары булган кешеләргә ашарга киңәш ителә, чөнки ул клетчаткага бай. Шулай ук бу җимеш йөрәк һәм кан тамырлары сәламәтлеге турында кайгыртучылар өчен дә файдалы.