Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кемнәр ураза тотарга тиеш, балаларга ураза тоттыру мәҗбүриме?

news_top_970_100
Кемнәр ураза тотарга тиеш, балаларга ураза тоттыру мәҗбүриме?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» дигән телеграм-каналында ураза тоту фарыз булган кешеләр турында аңлаталар.

«Аллаһының ураза тотарга биргән әмере һәркемгә: ирләргә, хатыннарга, яшьләргә, картларга, байларга, ярлыларга, эшчеләргә, укучыларга – барлык кешегә дә йөкләнгән.

Эшнең авырлыгы, тормышның мәшәкатьле булуы, балаларның күплеге, яшьләрнең мәктәптә яки югары уку йортларында укулары ураза тотмаска сәбәп булып тормый.

Фәкать ятып авырган, мәшәкатьле озын сәфәрдә булган, картлык зәгыйфьлегенә ирешкән, тоткында булган һәм йөкле, хәезле хатыннар гына гозерле булып саналалар.

Картлык зәгыйфьлегенә ирешкән һәм сәламәтлекләре булмаган кешеләр, көчләре җитмәү сәбәпле, ураза тотмыйлар һәм каза да кылмыйлар. Әмма маллары булса, фидия бирәләр.

Коръәни Кәримдә болай дип әйтелгән: «... ләкин кем [ураза тота алмаслык дәрәҗәдә] авыру яки сәфәрдә булса, башка санаулы көннәрне [тотарга тиеш]. Аллаһы сезгә җиңеллек тели, сезгә авырлык теләми, [ураза тотарга кирәкле көннәр] санын тутырырсыз һәм, сезгә туры юлны күрсәткәне өчен, Аллаһыны олыларсыз [дип]. Бәлки, [Аллаһының хисапсыз нигъмәтләренә, бигрәк тә шушы рөхсәтләренә] шөкер итүчеләрдән булырсыз!» «Әл-Бәкара / Сыер», 2:185», диелә хәбәрдә.

Әлеге каналда хәбәр ителгәнчә, балигълык яшенә җитмәгән балага ураза тоту мәҗбүри түгел. Әмма һәр гыйбадәткә кече яшьтән ияләштерү – күркәм гамәл. Бу очракта баланың физик мөмкинлекләрен истә тотарга кирәк. Яшь организмга зыян салынырга тиеш түгел, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100