news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кемнәр пенсиягә вакытыннан алда чыга ала?

news_top
Кемнәр пенсиягә вакытыннан алда чыга ала?
Фото: © «Татар-информ»

Зур эш стажы булган россиялеләр һәм гражданнарның кайбер башка категорияләре вакытыннан алда пенсиягә чыга ала. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов сөйләде.

Аның сүзләренчә, 37 ел иминият стажы булган хатын-кызлар (әмма 55 яшьтән иртәрәк түгел) һәм 42 ел иминият стажы булган ир-атлар (әмма 60 елдан да иртәрәк түгел) пенсиягә 2 елга алданрак чыга ала.

«Эшсез калган һәм яңа эш таба алмаган пенсия алды яшендәге гражданнар шулай ук пенсиягә 2 елга иртәрәк чыга ала», – дип сөйләде Сафонов.

Шулай ук куркыныч һәм зарарлы шартларда эшләүче, Ерак Төньяк районнарында эшләүче һәм күп балалы аналар вакытыннан алда пенсиягә чыга ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар