Татарстанда аерым категория гражданнар ОСАГО полисын рәсмиләштергәндә чыгымнарының бер өлешен компенсация рәвешендә кайтара ала. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итә.
ОСАГО полисын рәсмиләштерү чыгымнарының бер өлешен автомобильләре медицина күрсәтмәләре буенча кирәк дип табылган гражданнарга кайтарырга мөмкин. Бу тәкъдим шәхси реабилитация һәм абилитация программасында (ИПРА) күрсәтелгән булырга тиеш.
Кемнәр компенсация алу хокукына ия:
- инвалидлыгы булган балигъ яшьтәге гражданнар яки аларның законлы вәкилләре;
- инвалидлыгы булган балаларның әти-әниләре, уллыкка (кызлыкка) алучылары, опекуннары яки попечительләре.
Дәүләт ОСАГО килешүе буенча түләнгән иминият премиясенең 50 процентын компенсацияли.
Россия Социаль фонды полис хуҗасының гаризасын һәм ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында алынган мәгълүматны 5 эш көне эчендә карый.
Карар кабул итү өчен документлар яки мәгълүмат җитәрлек булмаса, гаризаны карау 5 эш көненә кадәр туктатылырга мөмкин. Бу вакыт эчендә Социаль фонд җитмәгән мәгълүматны алу өчен тиешле сораулар җибәрә.
Кирәкле документлар һәм мәгълүматлар тупланганнан соң, Социаль фонд соңгы карарны шулай ук 5 эш көне эчендә кабул итә.