news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кемнәр өчен кояш астында озак йөрү куркыныч?

news_top

Табиб-дерматолог Зарема Омарова кайбер кешеләргә кояш астында булу вакытын аеруча контрольдә тотарга кирәклеген әйткән. Бу турыда «Радио 1» яза.

Белгеч аңлатканча, кояш нурлары күзәнәкләрнең ДНКсын зарарлаучы ирекле радикаллар барлыкка килүгә этәргеч бирә.

«Кояш астында контрольсез озак булу куркыныч. Бигрәк тә бу I һәм II фототиптагы тиреле кешеләргә, гиперпигментациягә бирешүчән булганнарга, шулай ук тәнендә күп санда невуслар (миңнәр) булган кешеләргә кагыла», — дигән ул.

Шул ук вакытта Омарова дөрес саклану чаралары күргәндә кояшта йөрүнең хәвефсезрәк булуын билгеләп үткән. Моның өчен SPF саклагыч кремын кояшка чыгарга 15 минут кала 2–3 миллилитр күләмендә биткә сөртергә кирәк. Кремны һәр 90 минут саен яңартып тору киңәш ителә.

Моннан тыш, табиб табигый тукымадан тегелгән җиңел киемнәр, эшләпә кияргә һәм кояшта иртәнге 11:00 сәгатькә кадәр яки көндезге 15:00 сәгатьтән соң гына булырга киңәш иткән.

Ультрашәмәхә фильтрлы кояштан саклый торган махсус күзлекләр дә мәҗбүри саклану чараларының берсе булып тора, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар