Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кемнәр май ае пенсияләрен алданрак алачак?

news_top_970_100
Кемнәр май ае пенсияләрен алданрак алачак?
Фото: Салават Камалетдинов \ "Татар-информ" архивы

Пенсияләрне айның 1есеннән 5енә кадәр банк аркылы алучы пенсионерларга май түләүләре 30 апрельгә кадәр киләчәк. Бу хакта Россия Социаль фонды Телеграм-каналы яза.

6 майдан башлап банклар аша пенсия түләү стандарт график буенча барачак.

Барлык төр пенсияләр: иминият һәм социаль, тупланма, картлык һәм инвалидлык буенча пенсияләр алданрак түләнә. Әгәр пенсия белән бергә Социаль фондтан башка төр түләүләр дә килә икән, алар да вакытыннан алда түләнәчәк. Акчалар автомат рәвештә килә.

Пенсияләрен почтадан алучы пенсионерлар май акчаларын гадәти даталарда алачак.

Почтальоннар пенсияләре 3 майдан китерә башлый. Шушы вакыттан башлап пенсияне почта кассасыннан да алып була. Пенсияләрне почта аша түләү 25 майга кадәр дәвам итәчәк.

Май бәйрәмнәре сәбәпле, пенсияләрне түләү турындагы мәгълүматны банкларда һәм почта бүлекчәләрендә белешергә киңәш ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100