news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кемнәр командировкага барудан баш тарта ала?

news_top

3 яшькә кадәр балалары булган эшләүче хатын-кызлар, 14 яшькә кадәрге балалары булган ялгыз ата-аналар командировкалардан гаилә хәле буенча баш тарта ала. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча дәүләт комитеты әгъзасы Светлана Бессараб әйтте, дип яза РИА Новости.

«3 яшькә кадәрге баласы булган эшләүче хатын-кызлар, 14 яшькә кадәрге балалары булган ялгыз ата-аналар һәм опекуннар, күп балалы әти-әниләр төпчек баласына 14 яше тулганчы, хезмәт кодексы буенча, командировкаларга барудан гаилә хәле буенча баш тарта ала», – дип сөйләде Бессараб.

Аның сүзләренчә, әлеге кагыйдә 14 яшькә кадәрге баланың әти-әнисенең берсе хәрби хезмәткә чакырылган яки вахта ысулы белән эшләгән очракта әтисенә яки әнисенә, шулай ук инвалид балалары булган ата-аналарга һәм авыру туганнарын караучы кешеләргә кагыла.

«Бу – балаларны һәм үзләрен мөстәкыйль кайгырта алмаган кешеләрне карау зарурлыгы белән аңлатыла», – дигән сәясәтче.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар