Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кемнәр ИТ-белгечлекне җиңел үзләштерә ала?

news_top_970_100
Кемнәр ИТ-белгечлекне җиңел үзләштерә ала?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Эксперт ИТ-белгечлекне үзләштерү җиңел булган һөнәр ияләре турында сөйләгән. Бу турыда «Российская газета» яза.

«Skillfactory» ИТ-һөнәрләр мәктәбенең матбугат чаралары белән элемтә бүлеге җитәкчесе Лада Симачева сүзләренчә, белеме төгәл фәннәр – математика, физика, икътисад белән бәйле кешеләргә «айтишник» һөнәрен үзләштерү җайлы була. Ләкин кайсыбер гуманитарийлар да ИТ-тармакка күчә ала.

Аның сүзләренчә, яңа күнекмәләрне тиз үзләштерүгә маркетологлар да сәләтле. Алар цифрлы маркетингны өйрәнә яки аналитикага керә ала. Шулай сәламәтлек саклау өлкәсеннән дә ИТ-тармакка күчеп була. Анда да хәзер яңа технологияләр кулланыла, ди ул.

Менеджерлар, аналитиклар һәм маркетологлар программалау телен өйрәнә ала, ди белгеч. Таблицалар һәм базалар белешмәсе белән эшләү өчен кирәкле Python телен өйрәнү хәерле, ди ул.

Шулай ук веб-эшләнмәләр һәм UX/UI нигезләрен өйрәнеп, сайтлар һәм веб-битләр ясарга була.

Симачева сүзләренчә, реаль тәҗрибә туплаудан тыш, үзләштергән күнекмәләреңне күрсәтү дә әһәмияткә ия. «Резюмены төзәтергә, аңа яңа белемнәрне һәм проектларны өстәргә кирәк. Күнекмәләр презентациясен үзегез эшләргә теләгән позицияләргә бәйләп күрсәтү хәерле», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100