Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кемнәр булмады, күпне югалтты!» – Марат Яруллин концерт уртасында шаккатырган

news_top_970_100
«Кемнәр булмады, күпне югалтты!» – Марат Яруллин концерт уртасында шаккатырган
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Җырчы Марат Яруллин «Буйдак» турының Уфада узган соңгы концертында тамашачысын шаккатырган. Җырчы нәкъ концерт уртасында сәхнәгә бөдрәләрсез, кыска чәч белән килеп чыга. Марат Яруллинны сәхнә артында чәчтараш көтеп тора. Прическа мәсьәләсен алар бергәләп бик тиз хәл итеп куялар.

«Тамашачы соравы буенча. Сез кул чаптыгыз, алыштырырга куштыгыз», – дип шәрехли җырчы үзенең яңа образын. Зал Маратны алкышларга, сызгыруларга күмә.

«Уфа, рәхмәт! Кемнәр булмады, күп нәрсә югалттыгыз. Мәсәлән, концерт барышында имиджны алыштырып куйдык. Бөдрәләр, пока. Сезонны яптык», – дип сөйли Марат ахырдан социаль челтәрләрдә.

«Ике көдрә көндәш – Төхвәтуллин белән Яруллин тарткалаша», дип язган идек. Моңа кадәр татар сәхнәсендә бөдрә чәчле ике артист – Ришат Төхвәтуллин бар иде. Хәзер бөдрә җырчылар берәү генә калды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100