news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Кемнәр аяк чала соң бу малайга?» – Ришат Фазлыйәхмәтовның концерты күчерелә

news_top
«Кемнәр аяк чала соң бу малайга?» – Ришат Фазлыйәхмәтовның концерты күчерелә
Социаль челтәрләр

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтов Казанның «Уникс» концертлар залында узачак концертының күчерелүен хәбәр итте. «Уникс» сәхнәсендә Ришатны 24 апрельдә генә күреп булачак.

«Дуслар, барлык алынган билетлар да үз көчендә кала. Аларны саклавыгызны үтенәм», – дип язган, ләкин концертының күчерелү сәбәпләрен аңлатмаган җырчы.

Ә менә аның элекке хатыны, концерт директоры Эльмира-Тәтишка халыкны паникага бирелмәскә чакыра.

«Паникага бирелмәгез, зинһар. Концерт, һичшиксез, булачак! Бары тик кайбер кыенлыклар аркасында башка көнгә күчерелә. Аңларсыз дип ышанып калабыз. Яңа датада тагын да шәбрәк, «текәрәк» һәм яңарак программа булачак!» – дип тынычландырган ул Ришатның тамашачысын.

Шулай да билет алучылар тынгысызланган. «Авырып китмәгәндер бит?», «Коронавирус та юк бит инде, ярты елга күчерелгән. Монда нәрсәдер бар...» – дип язган алар.

«Кемнәр аяк чала соң бу малайга, җәмәгать? Бигрәк талантлы бит ул», – дип тә язганнар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 22 октябрь 2023
    Исемсез
    Ришат улым.үзеңдә көч табып ,син яңадан сәхнәгә кайттык. Тагын нәрсә булды. Бездә талантлы яшьләргә юл бирмиләр шул. Көеңдә бар,моңыңда бар бит синең🌹.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар