Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кемнәрнең пенсия яшен арттырмыйлар?

Россиядә яңа закон кабул ителгән очракта, ир-атлар 65 яшькә, хатын-кызлар 63 яшькә кадәр эшләргә тиеш була.

news_top_970_100
Кемнәрнең пенсия яшен арттырмыйлар?

Пенсия фондының рәсми сайтында  пенсия яшен арттыру турындагы яңа кагыйдәләр кемнәргә кагылмаячагы язылган.

Зарарлы, катлаулы хезмәт шартларында (ташкүмер чыгаручы шахталарда, табигый байлыклар чыгару сәнәгатендә, кара һәм төсле металлургиядә, тимер юл тармагында һ.б. катлаулы шартларда) эшләүчеләр, радиацион һәм техноген һәлакәтләрдә, шул исәптән Чернобыль АЭСында зыян күрүчеләр өчен пенсия яше артмый.

Шулай ук пенсия яшен арттыру турындагы закон социаль мотивлар, сәламәтлеккә кагылышлы сәбәпләр белән бәйле гражданнарга да кагылмый. Болар:

- биш, яки аннан да күбрәк бала табып, аларны 8 яшькә кадәр тәрбияләгән хатыннар;

- балачактан инвалид баланы 8 яшькә кадәр тәрбияләгән әти яки әни (ир-атлар һәм хатын-кызлар);

- балачактан инвалид кешеләрнең опекуннары, йә балачактан инвалидларны 8 яшькә кадәр тәрбияләгән опекуннары булган затлар (ир-атлар һәм хатын-кызлар);

- ике яки аннан да күбрәк бала тапкан хатыннар, әгәр Ерак Төньякта яки шуңа тиңләштерелгән районнарда хезмәт стажы җитәрлек булса;

- хәрби травма сәбәпле инвалидлар (ир-атлар һәм хатын-кызлар);

- күрү буенча инвалидлар, әгәр 1 төркем инвалид булса (ир-атлар һәм хатын-кызлар);

- гипофизар нанизм (кәрләлек) белән авыручылар, диспропорциональ кәрләләр (хатын-кызлар һәм ир-атлар);

- Ерак Төньякта, яки шуңа тиңләштерелгән өлкәләрдә даими яшәүчеләр, әгәр болан асраучы, балыкчы, аучы булып эшләсәләр (хатын-кызлар һәм ир-атлар).

  • Әлеге документ закон статусын алмаган, аңа үзгәрешләр кертелүе мөмкин.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110. Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100