Кемнәрне ешрак талыйлар һәм һөҗүмнән исән-сау котылу өчен нишләргә?
Каракка һәм талаучыга юлыксаң, нишләргә? Казан шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгы идарәсе җинаятьчеләр эзләү бүлегенең, караклык, талу очракларын ачыклау бүлекчәсе җитәкчесе Сергей Яковлев бу уңайдан киңәшләрен бирде.
- Сергей Викторович, Казанда караклык һәм талау очракларын тикшерү буенча эшләр ничек тора?
- Бу елның өч аенда Казан шәһәрендә 90 караклык очрагы теркәлде. Узган ел бу вакытта 104 урлау булды. 17 талау – 2017 елның әлеге периодына караганда 13 тапкырга ким.
Бүген Казанда караклык 90 процент һәм талау 96 процент ачыклана. Хәзерге вакытта безнең бер ачыкланмаган талау очрагы бар. Бу Казан шәһәрендә, Авиатөзелеш районында булды.
Кагыйдә буларак, мондый җинаятьләрне тәүлекнең караңгы вакытында кылалар. Алар ике төргә бүленә: объектив - зәркән эшләнмәләре кибетләренә, сәүдә нокталарына, микрофинанс офисларына һөҗүм итү, һәм урмада талау - болары, гадәттә, торак йорт ишегалларында һәм урамнарда була.
Мондый җинаятьләрне башкарганда, җинаятьчеләр көтелмәгәнлек эффектына таяна. Еш кына ситуацион характер йөртүче урам талаулары шулай эшләнә.
Мисал өчен, февральдә 27 яшьлек ир-ат кулга алынды. Ул офисларда хатын-кызларны талаган була. Әлеге җинаятьләр кинәт кылына: ул офиска керә, үз корбанын күрә һәм шундук җинаять кыла.
- Мондый җинаятьләрне ачыклау авырмы?
- Бу категориядәге җинаятьләр күзәтү камералары ярдәмендә дә ачыклана – алар бик ярдәм итә.
Соңгы очрак – метро станциясеннән ерак түгел җирдә хатын-кызларга ике тапкыр һөҗүм итү булды. Җинаятьче башта бер хатын-кызны таламакчы була, ләкин бу гамәле килеп чыкмый. Ул шундук полициягә хәбәр итми, ә бер сәгать узганнан соң гына әйтә. Ә 30 минут эчендә шул ук җинаятьче беренче җинаять урыныннан нибары 50 метр ераклыкта икенче кызга һөҗүм итә. Монысында ул кызның сумкасын тартып алырга өлгерә. Ләкин шаһитләр, күзәтү камералары ярдәмендә, без тулысынча аның хәрәкәт маршрутын күзәтә алдык. Болар барысы да төнге 12 дән бергә кадәр вакыт аралыгында була, ләкин икенче көнне, кичкә таба без инде аны кулга алдык. Ул элек хөкем ителгән, күптән түгел генә иреккә чыккан кеше булды.
Кесә телефоннарын яки банк карталарын урласалар, мондый очракларны урланган әйберләрнең үзләре ярдәмендә ачыклыйбыз.
Мондый җинаятьләрне, гадәттә, шуңа охшаш җинаятьләр өчен элек хөкемгә тартылган, бездә исәптә торган кешеләр башкара.
Шулай ук, бу затларны “эшкәрткәндә” ачыклыйбыз.
- Исән калу өчен, талау корбаны булган кешеләргә нәрсә киңәш итәр идегез?
- Бу очракта каршылык күрсәтмәү хәерле, булган милекне бирү яхшырак булыр. Шундук урамдагы кешеләргә, полиция патруленә мөрәҗәгать итәргә, полициягә шалтыратырга кирәк.
Тәҗрибә шуны күрсәтә: әгәр карак корбаны булган кеше безгә 15-30 минут эчендә шалтырата икән, җинаять “кайнар эзләр” буенча ачыклана, бу 90 процент очракта шулай.
- Сәүдә нокталарында эшләүчеләргә нинди киңәш бирер идегез?
- Каршылык күрсәтергә кирәкми. Безнең тәҗрибәдә, әлбәттә, андый очраклар булды. Мәсәлән, корбан каршылык күрсәткәндә, җинаятьче көч куллана, ләкин, шулай да, каршылык күрсәтергә киңәш итмим.
Күп очракта, әлеге объектларның техник яктан тәэмин ителеше бик начар була. Хәтта, “куркынычсызлык төймәләре” булуга карамастан, сакчылар вакытында килми. Ә объектның сакчылары булса, алар, кагыйдә буларак, каршылык күрсәтмиләр. Җинаятьче милекне ала һәм качып китә.
Барысы да бик тиз, минут эчендә була. Мисал өчен соңгы булган хәл: Декабристлар урамындагы зәркән эшләнмәләре кибетенә һөҗүм итү 40-50 секунд эчендә булды – җинаятьче барлык әйберләрне ала һәм качып китә.
- Күп әйбер алырга өлгергәнме?
- Килгән зыян якынча 700 мең сум. Алтын эшләнмәләр урланган. Аның пистолетка охшаган предметы булган. Соңыннан билгеле булганча, бу пневматик пистолет булып чыкты. Ул шушы пистолет белән витриналарны вата һәм бизәнү әйберләрен ала.
Тәүлек эчендә без аны кулга алдык. Соңыннан, аның элек хөкемгә тартылганлыгы ачыкланды. Соңгы унбиш елда Казанда яшәгән, ә үзе тумышы белән Татарстанның бер районыннан.
- Әйтик, профессиональ караклар очрыймы? Камераларның кайда торганын, нәрсә алырга кирәген белгән кешеләр?
- Мондый очраклар булды. Ел башында шәһәрнең төрле районнарындагы кибетләргә һөҗүм иттеләр. Җинаять кылуда шикләнелүче кулга алынды. Ул шулай ук хөкемгә тартылган булган.
Берсендә ул Интернет аша полиция формасы сатып ала. Җинаять кылган вакытта, камераларның кайда торуын күзәткән. Ләкин кеше кеше булып кала һәм хаталанырга мөмкин. Шушы хаталар аркасында җинаятьләр ачыла да инде.
- Ешрак кемнәр каракларның корбаны була?
- Урамда җинаятьләр күп вакыт хатын-кызларга, исерекләргә һәм балигъ булмаганнарга карата кылына.
Әгәр хатын-кыз соң кайта һәм аның юлы караңгы урыннардан үтә икән, аны туганнары каршы алса яхшырак.
Яшүсмерләр үзләре үк телефоннарын һәм башка гаджетларын күрсәтеп йөриләр. Ата-аналар балалары һәм яшүсмерләр белән профилактик сөйләшүләр алып барсалар яхшы булыр иде.
Сәүдә объектларына килгәндә, техник тәэмин ителеш югары дәрәҗәдә, ватылмый торган витриналар һәм сакчылар булырга тиеш.
Күзәтү камералары да мөһим роль уйный. Хәтта, булмаган җинаять турында әйткән очраклар да булды. Бер хатын-кыз өенә кайтканда, сумкасын урлаганнарын хәбәр итте. Ә камераларны карагач, мондый җинаять кылынмаганы ачыкланды, аның полициягә мөрәҗәгать итүенең сәбәбе – документларын штрафсыз гына кире кайтару иде.
Мәсәлән, кеше кәрәзле телефонын иминиятләштерә һәм аны урладылар дип хәбәр итә. Ә без тикшерә башлагач, иминият компенсациясе алу максатыннан булганы ачыклана.
- Караклык һәм талау өчен нинди җәза бирелә?
- Урлаган өчен иң югары җәза – 12 елга иректән мәрхүм итү. Талау өчен – 15 ел.