Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кемнәргә туңдырма ашарга ярамый?

Туңдырма ашап, салкын тидерү ихтималы зур түгел.

news_top_970_100
Кемнәргә туңдырма ашарга ярамый?
https://pixabay.com

Туңдырма кеше организмына зыян китерергә мөмкин. Бу турыда Sputnik радиосына сылтама белән «Челнинские известия» хәбәр итте.

Ул салкын, өстәвенә, анда шикәр дә бик күп күләмдә. 

Табиб-терапевт Ольга Кашубина сүзләренчә, сәламәт кешеләр өчен, шулай ук теш казналыгы, уртлары, тешләре белән проблемалары булмаган кешеләргә туңдырма ашау рөхсәт ителә.

Ләкин туңдырма ашаудан тыелу киңәш ителә торган кешеләр дә бар. Сөткә аллергиясе булган кешеләргә туңдырма ашарга ярамый. Организмында лактоза ферменты җитешмәгән кешеләргә дә аннан тыелырга кирәк.

«Туңдырма ашаганда андагы шикәр күләмен карагыз. Көнлек нормадан артмасын», — ди табиб.

Туңдырма ашаудан салкын тидерү ихтималы бик аз. Шулай да ул тавышка йогынты ясарга, тән температурасын кисәк төшереп җибәрергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100